Ел саен 12 апрельдә бөтен дөнья Космонавтика көнен билгеләп үтә. 2022 елда Юрий Гагаринның галәмгә беренче очуына 61 ел тула. Шул уңайдан 12 апрель көнне Максабаш авылы мәдәният хезмәткәрләре берләшмәләргә йөрүче укучылар өчен «Мин космонавт була аламмы?» дип исемләнгән конкурс - уен программа үткәрделәр . Башта укучыларга кешенең галәмгә беренче очышының бөтен дөнья өчен әһәмияте турында сөйләнде. Балалар беренче «койрыклы космонавтлар» - Белка һәм Стрелка, шулай ук беренче кеше – Юрий Алексеевич Гагарин космоска очуы турында белделәр, космонавтика үсеше тарихы турында видеоролик карадылар . Соңыннан интеллектуаль уен үткәрелде.
10 апрель көнне Караширмә авылы клубында "Кошларга өй бүләк итик" дигән тема астында үз куллары белән ясалган ин матур сыерчык оясына конкурс игьлан ителгән иде. Бу конкурста 3 гаилә бик актив катнашты. Аларга бу тырышлыклары өчен мактау грамотасы һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.
12 апрель - косманавтика көне. 1961 елның 12 апрель көнне "Восток" космик корабле җир тирәли орбитага чыгарыла. Иң беренчеләрдән очучы Юрий Алексеевич Гагарин була. Караширмә авылы клубында да косманавтика көне унаеннан мастер класс үтте, балалар, ракета ясап, бөтен Россия күләмендә үткән акциядә катнашып, сертификатларга ия булдылар
Космонавтика көнен бөтен Россия буенча билгеләп үтәләр. Нәкъ 61 ел элек тарихта беренче тапкыр совет очучысы - космонавт Юрий Гагарин космоска очты. Шул уңайдан 12 апрель көнне Югары Мәтәскә авыл клубында "Космос серләре"дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрелде. Балалар Космосның серле дөньясына чумдылар, космос үсеше тарихы белән таныштылар, беренче космонавт Юрий Гагарин биографиясеннән бик күп кызыклы һәм яңа мәгълүмат алдылар. Чара ахырында балалар үзләренең белемнәрен "Мин космос турында нәрсә беләм" дигән викторина ярдәмендә тикшерделәр .
12 апрель көнне район мәдәният йорты хезмәткәрләре тарафыннан агымдагы елда тирә-юньне җыештыру буенча өмә үткәрелде.
Сауш авыл мәдәният йортында «татар халык уеннары»дип исемләнгән баянда уйнарга өйрәнү буенча мастер-класс үткәрелде.Кичә бик күңелле үтте: баян һәм аккордеон астында биюләр һәм җырлар да булды. Чакырылган кунаклар-Сауш авылының иң яхшы баянчылары, балаларга бу уен коралларының төрлелеге турында сөйләделәр. Балалар рәхәтләнеп баянда уйнарга өйрәнделәр, ә кайберләре инде беренче көйләрен башкардылар. Катнашучылар бик кызыклы һәм күңелле вакыт үткәрделәр.
Язда бер матур бәйрәмебез бар. Ул 12 апрель-Космонавтика көне. 1961 нче елның 12 апрелендә, дөньяда беренче буларак, бортына кеше утырган “Восток” космик корабле җир тирәли орбитага чыгарылды. Бу кеше-очучы космонавты Юрий Алексеевич Гагарин. Ул илебез хөкүмәте тапшырган эшне үтәде.Узган гасырны галимнәр,язучылар һәм журналистлар төрлечә атадылар: атом гасыры, генетика гасыры, кибернитика гасыры һ.б. Иң еш кулланыла торган торган атама “Космик гасыры”булгандыр. Шул уңайдан 12апрельдә укучылар белән "Космонавтика көне" дип исемләнгән викторина уздырылды.
9 апрель көнне Олы Мишә урта мәктәбендә беренче язгы өмә оештырылды. Укучылар мәктәп территориясендә чүп җыйдылар, кар тараттылар. Чисталык – сәламәтлек нигезе. Чисталыкны саклыйк һәм табигатебезгә зыян салмыйк!
7 апрель көнне Баландыш авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә "Сәламәт булыйм дисәң"дип исемләнгән спорт-уен программасы үткәрде. "Сәламәтлек - ул бәхет" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Укучылар сәламәтлек турында мәкальләрне искә төшерделәр һәм аларның әһәмиятен аңлаттылар. Шулай ук кызыклы уеннарда, эстафеталарда, конкурсларда катнаштылар.
Организмыбызны төрле авырулардан саклап һәм ныгытып тоту зур көч һәм игьтибар таләп итә. Ә бу эштә иң дөрес юл – спорт, әлбәттә. Шул уңайдан, 8 нче апрель көнне Югары Кибәхуҗа авылы мәдәният йортында спорт һәм сәламәт яшәү рәвешен пропогандалау максатыннан “Сәламәтлек - зур байлык” дип исемләнгән аңлату-әңгәмә оештырылды.