«Мин космонавт була аламмы?»

2022 елның 13 апреле, чәршәмбе

Ел саен 12 апрельдә бөтен дөнья Космонавтика көнен билгеләп үтә. 2022 елда Юрий Гагаринның галәмгә беренче очуына 61 ел тула. Шул уңайдан 12 апрель көнне Максабаш авылы мәдәният хезмәткәрләре берләшмәләргә йөрүче укучылар  өчен «Мин космонавт була аламмы?» дип исемләнгән конкурс - уен программа үткәрделәр . Башта укучыларга кешенең галәмгә беренче очышының бөтен дөнья өчен әһәмияте турында сөйләнде. Балалар беренче «койрыклы космонавтлар» -  Белка  һәм Стрелка, шулай ук беренче кеше – Юрий Алексеевич Гагарин космоска очуы турында белделәр, космонавтика үсеше тарихы турында видеоролик карадылар . Соңыннан интеллектуаль уен үткәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International