"Космос серләре" танып-белү сәгате

2022 елның 13 апреле, чәршәмбе

Космонавтика көнен бөтен Россия буенча билгеләп үтәләр. Нәкъ 61 ел элек тарихта беренче тапкыр совет очучысы - космонавт Юрий Гагарин  космоска очты. Шул уңайдан 12 апрель көнне Югары Мәтәскә авыл клубында "Космос серләре"дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрелде. Балалар Космосның серле дөньясына чумдылар, космос үсеше тарихы белән таныштылар, беренче космонавт Юрий Гагарин биографиясеннән бик күп кызыклы һәм яңа мәгълүмат алдылар. Чара ахырында балалар үзләренең белемнәрен "Мин космос турында нәрсә беләм" дигән викторина ярдәмендә тикшерделәр .

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International