9 апрельдә Алан урта гомумбелем бирү мәктәбендә “Тоталь диктант – 2022” акциясе үткәрелде. Әлеге чарада рус телен яратучылар үзләренең грамоталылыгын тикшерә ала. Диктант текстының авторы – язучы Степанова Мария. Темасы – беренче мәхәббәт. Текстта XIX гасырда Воронежда яшәгән яшүсмернең беренче мәхәббәте ыдытурында сүз бара. Диктантны рус теле һәм әдәбияты укытучысы Зинатуллин Ф.В. укыды. Акциядә 15 укытучы, 30 укучы катнашты.
Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы һәм Россия халыкларының мәдәни мирасын саклау елы уңаеннан, 8 апрель көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә клуб белән берлектә “Халкыбызның җан авазы – мөнәҗәтләр” дип исемләнгән әдәби чара үткәрелде. Мөнәҗәт - халык иҗаты. Мөнәҗәтләр борынгыдан килгән, шатлыклы чагында да, берәр борчуы булганда да халкыбыз алар белән юанган, күңел хисен белдергән. Әлеге чарада татар халык иҗатының җәүһәре булган бу әсәрләр көйгә салып та, шигъри формада да укылды. Шулай ук “Рамазан ае – Аллаһ бүләге” исемле китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде.Кешенең эчке кичерешләрен, яшәү рәвешен, дөньяга карашын чагылдырган мөнәҗәтләр вакытлар узу белән дә үзенең әһәмиятен югалтмый.
9 апрель көнне Иске Җөри авыл китапханәсендә "Кошлар - табигать дуслары" дип исемләнгән кошлар көненә багышланган экологик уен-викторина узды.
Әлеге чараның максаты булып укучыларны кошларның күптөрлелеге һәм аларның тормышы белән таныштыру, кошларның кеше тормышында һәм табигатьтә әһәмияте турында җиткерү, аларга карата мәхәббәт тәрбияләү иде. Кичә барышында китапханәчеләр укучыларга кошлар турында сөйләде, алар тормышыннан кызыклы фактларны әйтеп үтте. Балалар викторина сорауларына җавап бирделәр, кроссворд чиштеләр, табышмакларга җавап таптылар, кошлар турында шигырьләр укыдылар. Чара ахырында рәсем конкурсы үтте.
8 апрель көнне Иске Җөри авылы китапханәсе хезмәткәрләре Бөтендөнья сәламәтлек көне уңаеннан “Китап сөючеләр” берләшмәсенә йөрүче укучылар белән “Сәламәтлек иленә сәяхәт” дип исемләнгән уен–сәяхәт үткәрделәр. Әлеге чарада укучылар “Сәламәтлек” поездына утырып сәяхәт кылдылар. “Чисталык”, “Витаминнар” һәм “Физкультминутка» тукталышында төрле сәламәтлек темасына багышланган табышмакларга, мәкальләргә җаваплар таптылар. Шулай ук китапханәдә куелган “Сәламәт булуга ни җитә” дип исемләнгән күргәзмәгә күзәтү ясадылар. Чара ахырында күңелле уеннар уйнадылар.
Сәламәтлек - кешенең иң мөһим тормыш кыйммәтләренең берсе, аның иминлеге һәм озын гомер нигезе. Бөтендөнья сәламәтлек көне уңаеннан, Айдар авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә “Сәламәт булырга һәрвакыт әзер бул!” дигән мәгълүмати күргәзмә оештырылды. Сәламәтлек күп очракта кешенең үзенә, аның турында ничек кайгыртуына, яшәү рәвешенә бәйле. "Төрле яшьтә дә ничек матур, нәфис һәм сәламәт булырга?" дигән сорауларга җавапны күргәзмәдә тәкъдим ителгән китаплар, журналлар, буклетлар, материаллар аша табарга була.
Балаларга җәмгыятьтә үз хокукларын аңлату максатыннан 7 апрель көнне Ачы авылы мәдәният йортында "Һәр бала хокуклы" дип исемләнгән тематик сәгать узды. Мәдәният хезмәткәрләре балаларга хокук һәм аның белән бәйле булган төшенчәләрне аңлатты. Катнашучылар төрле катлаулы ситуацияләргә очраган әкият геройларының хокуклары хакында сөйләште, дөреслекне ачыклап гаделлеккә илтә торган юлларны ачыклады.
Бу бәйрәм үз саулыгың турында кайгыртуга һәм төрле чирләрне искәртүгә багышланган көн. Бөтендөнья сәламәтлек көне – үз сәламәтлегеңә битараф булмаган һәр кешенең шәхси бәйрәме! Шул уңайдан 7 апрель көнне Максабаш авылы мәдәният хезмәткәрләре яшьләр белән “Сәламәт булуга ни җитә” дип исемләнгән сәламәтлек сәгате уздырдылар. Чара барышында яшьләр наркотик, спид , эчүчелек турында мәгълүматлар алдылар, сәламәтлекне яшьтән саклау кирәклеге турында фикер алыштылар.
8 апрель көнне Теләче 2нче балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе Галимова Н. Ф. республика күләм «Иң яхшы билингваль балалар бакчасы» грантын алуга конкурсның беренче этабында катнашып, мәктәпкәчә яшьтәге балаларның билингваль белемен камилләштерүгә юнәлтелгән "Син яхшы бел рус телен һәм онытма үз телең!" проектын тәкъдим итте.
6 апрель көнне Шәтке авылы китапханәсендә мәдәният хезмәткәрләре Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулу һәм Рамазан ае уңаеннан "Ислам дине кануннары" дип исемләнгән чара үтте. Китапханәгә килгән өлкән буын апалары һәм хәзерге буын хатын-кызлары исламның килеп чыгышы, тарихы турында сөйләделәр. Корьән сүрәләре укылды. Уразаның ни дәрәҗәдә саваплы һәм фарыз гамәл булуы турында фикер алышулар булды. Әлеге мәҗлес ифтар ашы белән тәмамланды.
Күкчә авылы мәдәният хезмәткәрләре әлеге көн уңаеннан рәсем конкурсы оештырдылар. Шулай ук «Сәламәтлек - зур байлык» темасына авыл фельдшеры белән әңгәмә үткәрелде. Балаларга сәламәтлекнең нигезләре: физик күнегүләр, спорт, дөрес туклану, йокы режимы хакында сәйләнде.