ЯҢАЛЫКЛАР


11
апрель, 2022 ел
дүшәмбе

7 апрель көнне Теләче балалар китапханәсендә уртанчы һәм өлкән сыйныф укучылары өчен «Сәламәтлеккә китап белән» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Балалар кече яшьтән үк сәламәт яшәү рәвеше буенча кызыклы һәм файдалы мәгълүматка ия булырга һәм аны куллана белергә тиеш. Шул максат белән, китапханәдә «Сәламәтлеккә китап белән» дип исемләнгән түгәрәк өстәл әзерләнгән иде, анда сәламәт яшәү рәвеше, спорт, дөрес туклану буенча китаплар тәкъдим ителде.

7 апрельдә, Бөтендөнья сәламәтлек көнендә, Шармыш авылы китапханәчесе яшь укучылар белән «Скуку, простуду, безделье меняем на бодрость, здоровье, веселье» дигән исем астында спорт һәм уен программасын үткәрде. Чара «Здоровое поколение – будущее нации» китап күргәзмәсендә сөйләшүдән башланды. Сәламәт булу өчен балалар гигиенаны саклау, спортны ярату, дөрес туклану серләрен өйрәнделәр. Балалар  «Разминка», «Верю – не верю», «Походка спортсмена», «Здоровье не купишь», «Закончи пословицу» конкурсларында катнаштылар. Сорауларга җавап бирделәр, табышмаклар чиштеләр, халык мәкальләрен искә төшерделәр, төрле спорт төрләрен әйтеп уздылар.

Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам кабул ителүгә 1100 ел тулуны бәйрәм итүгә старт бирелде. Россия президенты Владимир Путин карары буенча тантаналар дәүләт дәрәҗәсендә узачак. Алда  бөтен ил буйлап дистәләгән чара  планлаштырыла.

Әлеге чарада Теләче  районы башлыгы урынбасары Фатхуллин Айрат Гыйлван улы, Теләче авылы җирлеге башлыгы Мараков Илдар Рамил улы, китапханәчеләр, тарих укытучылары һәм тарихыбызга битараф булмаган зыялы затлар җыйналды.   Китапханәчеләр тарафыннан әзерләнгән  тирән эчтәлекле  “Тарих эзләре буйлап” исемле презентация тәкъдим ителде һәм алдагы елларда районыбыз тарихы белән бәйле булган  китапларга күзәтү оештырылды.

Буген, Олы Мишә урта мәктәбендә, якташыбыз Олы Саурыш авылы егете Олег Кириллов турындагы хәтирәләрне яңартып “Безнең заман герое” дип исемләнгән сыйныф сәгате узды. Олег укыган чорда безнең мәктәпнең горурлыгы, якты маягы булды. Укуда гына түгел, хезмәттә дә, тормышта да сынатмый ул. Мәктәпне тәмамлаганнан соң Ватан алдындагы бурычын үтәп кайткан егет, контракт нигезендә янәдән илебезнең тынычлыгын сакларга алына. Олег биргән антына тугры калып, операция барышында батырларча һәлак була. РФ милли гвардиясе гаскәре Идел буе округының махсус билгеләнештәге взводның штурм бүлекчәсендә хезмәт иткән өлкән утчы-химик ефрейторга Батрлык ордены белән бүләкләнде.

Сәламәт яшәү рәвеше - сәламәтлекне саклау һәм ныгытуга, озын-озак еллар дәвамында иҗади эшчәнлекне тәэмин итүгә юнәлтелгән һәм аңлы рәвештә, үзеннән-үзе башкарыла торган, гадәткә кергән, күнегелгән яшәү рәвеше. Шул уңайдан 6 апрель көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Сәламәтлек - зур байлык” дип исемләнгән әңгәмә үткәрделәр. Бу чара югары сыйныф укучылары һәм яшьләр белән үткәрелде. Чарада катнашучылар үзләре дә “Сәламәт булу өчен һәркем тырышырга тиеш. Сәламәт булырга теләсәң, иң беренче чиратта, яхшы һәм дөрес тукланырга кирәк”-дип үз фикерләрен җиткерделәр.

Акция алдыннан дәресләрдә балалар  кошлар турында белемнәрен ныгыттылар. Акциянең максаты-олылар һәм балаларның игътибарын күчмә кошлар кайтуга җәлеп итү,табигатькә һәм туган якка карата сакчыл һәм игътибарлы караш тәрбияләү. Акциядә безнең тәрбияләнүчеләрнең гаиләләре катнашты. Безнең сыерчык оялары кошларга ошар һәм алар тиз арада үзләренең яңа фатирларына күченер һәм безне үзенең искиткеч җырлары белән  озак вакыт сөендерерләр дип ышанасы килә.

Аны иртә язда, каргалар килгәч үткәрәләр.

Мирас турында истә тоту мөһим, чөнки Россия - бик күп милләтле ил, һәр халык үзенең сәнгатенә, гореф-гадәтләренә бай.

6 нчы апрель көнне Теләченең 3 нче номерлы балалар бакчасы базасында яшь педагоглар өчен «Мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм ата-аналар белән нәтиҗәле аралашу һәм үзара хезмәттәшлек» темасына семинар-практикум булып узды. Педагоглар белән "Педагогның коммуникабельлеген бәяләү һәм педагог проблемаларын диагностикалау" буенча анкеталау үткәрелде. Семинар-практикумда мәгариф бүлеге методистлары Якупова Резедә Зөфәр кызы һәм Сәитова Анна Николаевна чыгыш ясадылар. Чыгышлардан соң Теләченең 2 нче һәм 3 нче балалар бакчасы педагог-психологлары Зиннәтова Гөлшат Рәфкат кызы, Баева Адилә Геннадьевна тренинг-практикум үткәрделәр. Чарадан соң тема буенча фикер алышулар дәвам итте, алга таба эшчәнлек өчен максатлар билгеләнде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International