6 апрель көнне Шәдке балалар бакчасында “Җәйге чорда балалар бакчасының эшчәнлеген оештыру ” темасы астында әти-әниләр җыелашы булып үтте. Җәй айларында әти-әниләрнең отпуск көннәре туры килү сәбәпле, балаларның бакчадан алу очраклары күп. Шуны исәпкә алып җәйге чорда балаларның бакчага йөрү-йөрмәвенә ачыклык кертелде.
Аның әсәрләре игелеккә, дуслыкка өйрәтәләр һәм төрле яшьтәге кешеләр хәтерендә озак сакланалар. Язучының шигырьләре, мәзәкләре, табышмаклары һәм әкиятләре бихисап. Аның әсәрләрен балалар да, өлкәннәр дә яратып укый. 4 апрельдә Ачы авылы мәдәният хезмәткәрләре «Путешествие по сказкам Корнея Чуковского» дип исемләнгән уздырган чарада балалар танылган язучының биографиясе белән таныштылар.
7 апрель Сәламәтлек көне уңаеннан «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгече Хөсәенова Л.З., «Теләче волонтерлары» үзәге волонтерлары белән берлектә «Сәламәт бул!» акциясе үткәрделәр.
Артка борылып карарга, үткән чорлар турында уйланырга вакыт та юк. Әмма ничек кенә булмасын, һәр халык үзенең тамырын, тарихын хөрмәт итә, кадерләп саклый, чөнки бары тик үткәненә хөрмәт белән караучыларның гына киләчәге бар. Үз илендә яшәүче кеше үз телен, тарихын белергә һәм аны сакларга, киләчәк буынга да тапшырырга тиеш.
Бүген Лесной балалар бакчасында балалар “Салават күпере” журналлары белән таныштылар. Тәрбияче укыган вакытта балалар һәр нәрсәне аңлап калырга тырыштылар. Балаларга бигрәк тә хикәяләр, әкиятләр, шигырьләр ошый. Эчтәлеген бик тиз аңлыйлар, укыганнан соң сөйлиләр.Һәр әсәр нинди дә булса тәрбиягә өйрәтә.Җиңел, кыска шигырьләрне балалар бик тиз ятлый.
Теләче 1нче балалар бакчасында “Экологик культура формалаштыру чарасы буларак проект эшчәнлеге” исеме астында семинар- практикум узды: педагоглар балалар белән, табигый ресурсларын саклауга һәм экологик хәлне яхшыртуга юнәлтелгән, танып-белү шөгыльләре, уеннар үткәрде, инсценировкалар куелды. Шулай ук бу көнне безнең балалар бакчасына Татарстан Республикасының биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты "Ашыт" дәүләт табигый тыюлыгы һәм Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе белгечләре, район мәгариф бүлегенең методисты килде. Алар балалар катнашында узган чараларны карадылар һәм әйләнә-тирәдәге экологияне саклау турында әңгәмәләр уздырдылар.
7 апрельдә югары сыйныф укучылары өчен “Дәүләт цифрлы системалары” дәресе үткәрелде. Чара башында җәмгыять белеме укытучысы Хәсәнова А.М. ЦОС «Ментиметер» ярдәмендә балаларга сораулар бирде.
6 апрель көнне 2008 елгы һәм аннан да кечерәк егетләр, кызлар арасында волейбол буенча Теләче муниципаль районы беренчелеге узды.
Олы Мишә урта гомум белем бирү мәктәбенең 1 нче сыйныф укучылары «Без бергә» халык иҗаты милли фестиваленең муниципаль этабында катнаштылар. Чара халык иҗаты өлкәсендә балаларның сәләтен ачыклау, үстерү һәм аңа ярдәм итү максатыннан үткәрелде. Әлеге фестивальдә мәктәбебезнең Р.Х.Мөхәммәтова җитәкчелегендәге “Балачак” инструменталь ансамбле икенче урынны яулады. Котлыйбыз һәм иҗади уңышлар телибез!
Электр куркынычсызлыгы айлыгы кысаларында, Олы Кибәхуҗа башлангыч мәктәбендә “Электр. Сак бул!” темасына класс сәгате үткәрелде. Укучылар белән өйдә һәм урамда электрдан ничек сакланырга, ток суккан кешегә ничек ярдәм күрсәтергә, үзенне ничек тотарга кирәклеге аңлатылды.