Теләче 1нче балалар бакчасында “Экологик культура формалаштыру чарасы буларак проект эшчәнлеге” исеме астында семинар- практикум узды: педагоглар балалар белән, табигый ресурсларын саклауга һәм экологик хәлне яхшыртуга юнәлтелгән, танып-белү шөгыльләре, уеннар үткәрде, инсценировкалар куелды. Шулай ук бу көнне безнең балалар бакчасына Татарстан Республикасының биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты "Ашыт" дәүләт табигый тыюлыгы һәм Татарстан Республикасы экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Төньяк территориаль идарәсе белгечләре, район мәгариф бүлегенең методисты килде. Алар балалар катнашында узган чараларны карадылар һәм әйләнә-тирәдәге экологияне саклау турында әңгәмәләр уздырдылар.