ЯҢАЛЫКЛАР


11
апрель, 2022 ел
дүшәмбе

2022 ел очен расланган график нигезендэ район авыл хужалыгында эшлэуче хужалыклардагы трактор хэм тагылма арбаларга техник карау бара. 6 апрель конне мондый чара «Агрофирма Чулпан» ЖЧШ дэ башкарылды.

Бүген, 11 апрель көнне, Теләче районы мәдәният хезмәткәрләре делегациясе «Әтнә татар дәүләт драма театры " дәүләт автоном мәдәният учреждениесендә булып "Идел-йорт»төбәкара театр коллективлары фестиваль-конкурсы кысаларында халык һәм үзешчән театр коллективлары өчен иҗат лабораториясендә катнаштылар

Кыз бала кечкенәдән үзенә  бирнәгә сөлгеләр әзерли башлаган.Чигүне татар кызлары аеруча яраткан.Кулъяулыклар,карават кырларын ,мендәр тышларын чиккәннәр.Егетләргә чиккән кулъяулык  бирү иң зур бүләкләрдән саналган. Мондый кул эшләре күбрәк аулак өйләрдә башкарылган.Олы Нырсы  мәдәният йорты хезмәткәрләре дә укучыларны  халкыбызның  милли бизәкләре белән таныштыру уңыеннан 8 апрель көнне “Халкымның күңел бизәкләре” дип исемләгән әңгәмә үткәрделәр

Барыбыз да гомеребезнең  яшьтән үк кадерен белеп яшәргә тиешлебез.Әлеге максаттан  9 апрель көнне Олы Нырсы мәдәният хезмәткәрләре берләшмәгә йөрүче яшьләр белән “Гомеребезнең кадерен белик “ дип исемләнгән викторина уздырдылар.Катнашучылар  викторина сорауларына җавап бирделәр:- Ни өчен тәмәке тартырга ярамый?,һәм башка сорауларга җавап таптылар..Яшәү - бәхет, тик гомеребезнең һәр мизгеле - Ходай кулында... Кичәгебез-узган, иртәгәбез-тумаган, бүгенгенең белик кадерен.

9 апрель көнне Үзәк мәдәният йортында "Балалар-шпионнар"дип исемләнгән интеллектуаль квест үткәрелде. Бу уен хәтерне үстерергә, күзаллауларны киңәйтергә, игътибарны үстерергә ярдәм итә. Мөмкин кадәр күбрәк пар карточкалар җыярга кирәк. Карточкалардагы рәсемнәр буенча планетабызның төрле почмакларындагы истәлекле урыннарның фотосурәтләре, аларны истә калдырырга һәм һәр истәлекле урын турында сөйләргә кирәк

Туган авыл,туган як,туган ил...Болар барысы да бердәй  әһәмияткә ия төшенчәләр .Кеше кайларда гына булмасын,туган як һәрчак аның күңеле түрендә йөри,чөнки ул һәркемгә якын һәм кадерле. 10 апрелькөнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Туган авылым-изге җирем” –дип исемләнгән шигырь уку кичәсе үткәрделәр.Кичәдә төрле сыйныф укучылар катнашты.Укучылар туган авыл,туган якка багышланган шигырьләр укыдылар.

Субаш авылы мәдәният хезмәткәрләре яшьләр арасында экстремизм һәм терроризм идеологиясен таратуга каршы тору мәсьәләләре буенча "Стоп терроризм" дигән тематик әңгәмә үткәрделәр. Очрашуның максаты экстремистлык күренешләренә һәм терроризм идеологиясен тарату, яшь буынны радикаль экстремистик оешмалар эшчәнлегенә җәлеп итүгә юл куймау, шулай ук яшьләр арасында экстремистлык һәм террорчылык идеологиясен профилактикалау буенча күрелә торган уртак чараларның нәтиҗәлелеген арттыру иде.

9 апрель көнне Сауш мәдәният йортында яшьләр белән "мәдәни мирас — халыкның бәһасез хәзинәсе" дип исемләнгән гадәти булмаган проект эше узды. Әңгәмәнең максаты-халкыбызның үткәненә карата хөрмәт, Ватанга мәхәббәт тәрбияләү, балаларның тарихи белемнәрен киңәйтү. Чара барышында Сауш авылының тарихи фотосурәтләре каралды. Әңгәмә формасында алып баручы яшьләрне иске авыл традицияләре белән таныштырды.

Бөтендөнья сәламәтлек көненә карата 9 апрель көнне Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре "Сәламәт булыйм дисәң" исемле сәламәтлек дәресе үткәрделәр. “Саулык — иң зур байлык” -диләр. Сәламәт яшәү рәвешенең бер ысулы булып — физик күнегүләр тора. Балалар да төрле спорт уеннары уйнадылар. Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау уңаеннан “Сезнең өчен халык медицинасы” дигән тема астында күргәзмә оештырылды һәм күзәтү ясалды. Чара ахырында һәр бала үзе өчен бер нәтиҗәгә килде: физкультура, спорт һәм дөрес тукланудан башка сәламәт булып булмый.

Субаш авыл клубында «Безнең якта яз»дип исемләнгән балалар рәсемнәре конкурсы үткәрелде. Яз-сихри чор, табигать җанлана, ягымлы кояш җылыта, ботакларда кошлар җырлый. Аның турында шигырьләр һәм проза әсәрләрендә күп сөйләнелде, аңа җырлар һәм картиналар багышлана. Балалар рәсемнәре конкурсы нәкъ менә шул темага багышлана. Катнашучылар-кече һәм урта мәктәп яшендәге балалар. Алар үзләренең рәсемнәрендэ яз килүнең бөтен гүзәллеген, аның гадәти булмаган пейзажларын ачык төсләр белән бирә алдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International