Бөтендөнья сәламәтлек көненә карата 9 апрель көнне Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре "Сәламәт булыйм дисәң" исемле сәламәтлек дәресе үткәрделәр. “Саулык — иң зур байлык” -диләр. Сәламәт яшәү рәвешенең бер ысулы булып — физик күнегүләр тора. Балалар да төрле спорт уеннары уйнадылар. Сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау уңаеннан “Сезнең өчен халык медицинасы” дигән тема астында күргәзмә оештырылды һәм күзәтү ясалды. Чара ахырында һәр бала үзе өчен бер нәтиҗәгә килде: физкультура, спорт һәм дөрес тукланудан башка сәламәт булып булмый.