Артка борылып карарга, үткән чорлар турында уйланырга вакыт та юк. Әмма ничек кенә булмасын, һәр халык үзенең тамырын, тарихын хөрмәт итә, кадерләп саклый, чөнки бары тик үткәненә хөрмәт белән караучыларның гына киләчәге бар. Үз илендә яшәүче кеше үз телен, тарихын белергә һәм аны сакларга, киләчәк буынга да тапшырырга тиеш. Шул уңайдан Олы Мишә авылы китапханәчесе Газизова Р.Ш. балалар бакчасы тәрбиячесе Назмутдинова Г.Г. белән берлектә, шушы бакчада тәрбияләнүче балаларны “Туган якны өйрәнү” музеена экскурсиягә алып барды. Мәдәни мирасны саклау елы уңаеннан оештырылган экскурсиядә музей хезмәткәрләре балаларга экспонатларны кызыксынырлык итеп аңлаттылар. Үз тарихын һәм мәдәниятен белгәндә генә кеше милләт буларак яши дигән теләктә, музей хезмәткәрләренә рәхмәтләребезне белдереп кайттык.