7 апрель Сәламәтлек көне уңаеннан «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгече Хөсәенова Л.З., «Теләче волонтерлары» үзәге волонтерлары белән берлектә «Сәламәт бул!» акциясе үткәрделәр. Волонтерлар үзләре укый торган Теләче мәктәбендә сәламәтлеккә багышланган листовкалар тараттылар. Бөтендөнья сәламәтлек көне – үз сәламәтлегенә битараф булмаган һәр кешенең шәхси бәйрәме! Сәламәтлек безгә озак яшәү өчен генә түгел, ә һәр көнебезне матур, кызыклы, файдалы үткәрү өчен дә кирәк. Бөтендөнья сәламәтлек көне безгә саулыгыбызны саклау кирәклеге турында тагын бер кат искә төшерә. Ә сәламәтлек турында бер көндә генә түгел, даими кайгыртырга кирәк.