Бүген Лесной балалар бакчасында балалар “Салават күпере” журналлары белән таныштылар. Тәрбияче укыган вакытта балалар һәр нәрсәне аңлап калырга тырыштылар. Балаларга бигрәк тә хикәяләр, әкиятләр, шигырьләр ошый. Эчтәлеген бик тиз аңлыйлар, укыганнан соң сөйлиләр.Һәр әсәр нинди дә булса тәрбиягә өйрәтә.Җиңел, кыска шигырьләрне балалар бик тиз ятлый.