31 мартта күп кенә буын кызлар һәм малайларның яраткан язучысы - Корней Иванович Чуковский тууына 140 ел тулды.

2022 елның 11 апреле, дүшәмбе

Аның әсәрләре игелеккә, дуслыкка өйрәтәләр һәм төрле яшьтәге кешеләр хәтерендә озак сакланалар. Язучының шигырьләре, мәзәкләре, табышмаклары һәм әкиятләре бихисап. Аның әсәрләрен балалар да, өлкәннәр дә яратып укый. 4 апрельдә Ачы авылы мәдәният хезмәткәрләре «Путешествие по сказкам Корнея Чуковского» дип исемләнгән уздырган чарада балалар танылган язучының биографиясе белән таныштылар. Аның тормышыннан бик күп кызыклы мәгълүматлар, кайбер әкиятләрнең ничек язылуы турында белделәр. Соңыннан укучылар бик теләп викторинада катнаштылар, әсәрләрдән өзекләр укыдылар, әкият геройлары турында сораулар бирделәр һәм табышмакларга җаваплар эзлэделэр. Очрашу ахырында барлык катнашучылар да «Добрый дедушка Корней» күргәзмәсендә тәкъдим ителгән әдәбият белән таныштылар. Матур мизгелләрдән торган әлеге чара һәркемнең күңеленә хуш килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International