Буген, Олы Мишә урта мәктәбендә, якташыбыз Олы Саурыш авылы егете Олег Кириллов турындагы хәтирәләрне яңартып “Безнең заман герое” дип исемләнгән сыйныф сәгате узды. Олег укыган чорда безнең мәктәпнең горурлыгы, якты маягы булды. Укуда гына түгел, хезмәттә дә, тормышта да сынатмый ул. Мәктәпне тәмамлаганнан соң Ватан алдындагы бурычын үтәп кайткан егет, контракт нигезендә янәдән илебезнең тынычлыгын сакларга алына. Олег биргән антына тугры калып, операция барышында батырларча һәлак була. РФ милли гвардиясе гаскәре Идел буе округының махсус билгеләнештәге взводның штурм бүлекчәсендә хезмәт иткән өлкән утчы-химик ефрейторга Батрлык ордены белән бүләкләнде.
Олегның тормышы - Ватанга хезмәт итүнең үрнәге, Россия, Татарстан һәм Теләче, мәктәбебез Горурлыгы! Олег, син безнең күңелләрдә һәрчак көләч егет булып яшәрсең...