Карга боткасы – борынгы татар бәйрәмнәренең берсе.

2022 елның 11 апреле, дүшәмбе

7 апрель көнне без дә Олы Кибәхуҗа балалар бакчасында шушы борынгы бәйрәмне искә төшереп, бәйрәм үткәреп алдык.Безне максат:балаларда туган илгә, туган ягыбызга, туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләү. Төрле милләт халкының иҗатын, тарихын, гореф-гадәтләрен өйрәнүне дәвам итү һәм аңа кызыксынучанлык хисе тәрбияләү.Балалар белән кошлар турында табышмаклар әйтештек. Балалар бик яратып, үзләренчә карга рәсеме ясадылар. Борынгы уеннарыбыздан “Кабыргалы-тамчылы”, “Кем тизрәк”  уенын уйнадык. Күз бәйләп әйбер кистек. Ахырдан балалар тәмләп карга боткасыннан авыз иттеләр.Безнең теләгебез: еллар имин , игеннәр мул булсын.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International