2022 ел Россия халыкларының халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елы дип игълан ителде.

2022 елның 11 апреле, дүшәмбе

Мирас турында истә тоту мөһим, чөнки Россия - бик күп милләтле ил, һәр халык үзенең сәнгатенә, гореф-гадәтләренә бай.

Шуны истә тотып, 4 апрельдә Ачы мәдәният йортында «Символы русской культуры» исемле танып-белү сәгате үткәрелде. Китапханәче Тихонова Вера Михайловна сөйләвеннән балалар ак кәүсәле каен турында белделәр.  Матрешка – Россия, ана һәм гаилә символын искә төшерделәр.   Бу уенчыкны хаклы рәвештә иң танылган һәм популяр милли сувенир икәне дә барысына да мәгълүм. Милли символларны белү һәм аларның мәгънәсен аңлау, Ватанга мәхәббәт һәм горурлык хисе тәрбияләү максатыннан үткәрелгән әлеге чара балаларда зур кызыксыну уятты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International