Иң зур байлык – сәламәтлек.

2022 елның 11 апреле, дүшәмбе

Сәламәт яшәү рәвеше - сәламәтлекне саклау һәм ныгытуга, озын-озак еллар дәвамында иҗади эшчәнлекне тәэмин итүгә юнәлтелгән һәм аңлы рәвештә, үзеннән-үзе башкарыла торган, гадәткә кергән, күнегелгән яшәү рәвеше. Шул уңайдан 6 апрель көнне Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Сәламәтлек - зур байлык” дип исемләнгән әңгәмә үткәрделәр. Бу чара югары сыйныф укучылары һәм яшьләр белән үткәрелде. Чарада катнашучылар үзләре дә “Сәламәт булу өчен һәркем тырышырга тиеш. Сәламәт булырга теләсәң, иң беренче чиратта, яхшы һәм дөрес тукланырга кирәк”-дип үз фикерләрен җиткерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International