«Мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм ата-аналар белән нәтиҗәле аралашу һәм үзара хезмәттәшлек»

2022 елның 11 апреле, дүшәмбе

6 нчы апрель көнне Теләченең 3 нче номерлы балалар бакчасы базасында яшь педагоглар өчен «Мәктәпкәчә яшьтәге балалар һәм ата-аналар белән нәтиҗәле аралашу һәм үзара хезмәттәшлек» темасына семинар-практикум булып узды. Педагоглар белән "Педагогның коммуникабельлеген бәяләү һәм педагог проблемаларын диагностикалау" буенча анкеталау үткәрелде. Семинар-практикумда мәгариф бүлеге методистлары Якупова Резедә Зөфәр кызы һәм Сәитова Анна Николаевна чыгыш ясадылар. Чыгышлардан соң Теләченең 2 нче һәм 3 нче балалар бакчасы педагог-психологлары Зиннәтова Гөлшат Рәфкат кызы, Баева Адилә Геннадьевна тренинг-практикум үткәрделәр. Чарадан соң тема буенча фикер алышулар дәвам итте, алга таба эшчәнлек өчен максатлар билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International