Теләченең 3 нче номерлы балалар бакчасында " Һәр сыерчыкка – бер оя " дигән акция узды.

2022 елның 11 апреле, дүшәмбе

Акция алдыннан дәресләрдә балалар  кошлар турында белемнәрен ныгыттылар. Акциянең максаты-олылар һәм балаларның игътибарын күчмә кошлар кайтуга җәлеп итү,табигатькә һәм туган якка карата сакчыл һәм игътибарлы караш тәрбияләү. Акциядә безнең тәрбияләнүчеләрнең гаиләләре катнашты. Безнең сыерчык оялары кошларга ошар һәм алар тиз арада үзләренең яңа фатирларына күченер һәм безне үзенең искиткеч җырлары белән  озак вакыт сөендерерләр дип ышанасы килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International