Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам кабул ителүгә 1100 ел тулуны бәйрәм итүгә старт бирелде. Россия президенты Владимир Путин карары буенча тантаналар дәүләт дәрәҗәсендә узачак. Алда бөтен ил буйлап дистәләгән чара планлаштырыла. Адәм баласына үзенең кем икәнлеген, ни өчен яшәвен, бу дөньяда яшәгән вакытында йөрергә тиешле юлын, үзе өчен нинди эшләр зарарлы һәм файдалы икәнлеген белдерә торган бердәнбер корал – дин ул. Шул уңайдан «Родник» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгече Кашапова А.Х. “ Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам кабул ителүгә 1100 ел” дигән темага китап күргәзмәсе оештырды. Күргәзмәнең түрендә татар халкының милли баш киеме – түбәтәй, тәсбих, намазлыклар зур урын алып тора. Шулай ук Болгар дәүләте, Ислам дине, Болгар дәүләтендә Ислам дине тарихы турында язылган күп китаплар урнаштырылды. Без киләчәк буынга кече яшьтән үк үз телен, үз динен, үзенең гореф – гадәтләрен өйрәтсәк – киләчәгебез өметле дип ышана алабыз.