“Халкыбызның җан авазы – мөнәҗәтләр”

2022 елның 11 апреле, дүшәмбе

Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы һәм Россия халыкларының мәдәни мирасын саклау елы уңаеннан, 8 апрель көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә клуб белән берлектә “Халкыбызның җан авазы – мөнәҗәтләр” дип исемләнгән әдәби чара үткәрелде. Мөнәҗәт - халык иҗаты. Мөнәҗәтләр борынгыдан килгән, шатлыклы чагында да, берәр борчуы булганда да халкыбыз алар белән юанган, күңел хисен белдергән. Әлеге чарада татар халык иҗатының җәүһәре булган бу әсәрләр көйгә салып та, шигъри формада да укылды. Шулай ук “Рамазан ае – Аллаһ бүләге” исемле китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрелде.Кешенең эчке кичерешләрен, яшәү рәвешен, дөньяга карашын чагылдырган мөнәҗәтләр вакытлар узу белән дә үзенең әһәмиятен югалтмый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International