Космонавтика көне илебез һәм бөтен дөнья өчен мөһим көн. Без беренче булып Рус космонавты космоска очуы белән горурланырга тиеш. Бу хакта Айдар авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм китапханәче. "Ул: -"Киттек!" дип исемләнгән йолдызлы сәгать чарасын 12нче апрель көнне уздырды. Чара барышында балалар космонавтика тарихында мөһим даталар, Бөек галимнәр һәм Космонавтлар: К.Э. Циалковский, С. П. Королеве, Ю. А. Гагарин, Г. С. Титов, В. В. Терешкова турында белделәр. Яшьләр “Беренче космонавт- Ю.А. Гагарин" дигән китап күргәзмәсе белән таныштылар. Күргәзмәдә китаплар белән бергә буклетлар, портретлар , космонавтларның биографияләре урнаштырылды. Яшьләр үзләренең белемнәрен ныгыттылар, «Чын космонавт» конкурсларында, «Сүзләр» уеннарында актив катнаштылар, «Яшь космонавт» викторинасы сорауларына җавап бирделәр, «Космоска юл»темасына конкурсында бик теләп катнаштылар. Чара ахырында "Орбитада кабат корабль" дигән викторина сорауларына җавап бирделәр.