1961 елның 12 апрелендә кешелек хәтерендә мәңгегә калачак. 61 ел элек Юрий Алексеевич Гагарин тарихта беренче тапкыр космос киңлегенә очкан — Җир шарын 1 сәгать 48 минут эчендә очып узган һәм җиргә исән-сау әйләнеп кайткан. 12 апрель көнне Сауш мәдәният йортында «космоска барысына да ишек ачык! " дип исемләнгән программа булып узды. Алып баручылар илдә космонавтика һәм космик технологияләр үсеше турында күп төрле мәгълүмат бирделәр. Балалар әкият геройларының очу чараларын искә төшерделәр. «Космос» төшенчәсенең нәрсә икәнлеген белделәр. Уен формасында космик сынаулар үттеләр.