12 апрель - Космонавтика көне.

2022 елның 13 апреле, чәршәмбе

12 апрель - Космонавтика көне. Бу дата кешелек тарихына мәңгелеккә кереп калды. Әлеге дата уңаеннан Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Чиксез галәм серләре” дип исемләнгән викторина уздырдылар. Чара башында китапханәче балаларга космонавтика көне турында мәгълүмат биреп, укучыларның космос, йолдызлар, планеталар турында белемнәрен ныгытты. "Галәмгә сәяхәт" китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды, беренче космик очыш, беренче космонавт Юрий Гагарин турында мәгълүмат бирелде. Укучылар төсле кәгазьләрдән ракета рәсемнәре ясадылар.  “Космоста үткәрелгән 108 минут...” дип исемләнгән  презентация күрсәтелде. Чара балаларга яхшы кәеф алып килде, күңелле һәм мавыктыргыч үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International