Ел саен 12 апрельдә илебез космонавтика көнен билгеләп үтә. Югары күктә космик аппаратларның бәрелеше бара. Айлар буе космик станцияләрдә космонавтлар яши һәм эшли, башка планеталарга автоматик станцияләр җибәрелә... Авыл клубы мәктәп белән берлектә Космонавтика көненә багышланган мавыктыргыч чара әзерләделәр һәм үткәрделәр. 3 нче сыйныф укучылары " Йолдыз патшалыгында, Космик дәүләттә " дигән онлайн-викторинада катнаштылар һәм аны оештыручылардан сертификатлар алдылар.