29 март көнне Арча мәдәният йортында "Балкыш" - ветераннар арасында үзешчән башкаручыларның республика фестиваленең зона этабы булып узды.
31 март көнне район мәдәният йортында район мәдәният хезмәткәрләренең 1 кварталдагы эшчәнлекләренә багышланган киңәшмә булып үтте.
Бүген без инде үз тормышыбызны кәрәзле телефоннан башка күз алдына да китерә алмыйбыз. Аның ярдәмендә теләсә кайсы вакытта һәм теләсә кайсы урында элемтәдә булу мөмкинлеге бар. Тик кәрәзле телефонның туган көне нәкъ менә 3 апрельдә билгеләп үтелүен бик азлар гына белә. Ә Айдар авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре 4 апрель көнне, язгы каникулда, балалар белән бу вакыйганы бәйрәм итәргә булдылар. Беренче кесә телефоны кайчан барлыкка килгән, ни өчен заманча телефонны кәрәзле дип атаулары, кесә телефонының төрле тормыш хәлләрендә кешеләргә ничек ярдәм итүе турында фикер йөртүләре турында белделәр. «СМС Хәбәр » уенында балалар ишарәләр, мимика, рәсемнәр ярдәмендә бер-берсе белән аралаштылар.
Балалар кәрәзле телефон - ул безнең тормышыбызның аерылгысыз өлеше, әмма дуслар белән аралашу һәм яраткан эш белән шөгыльләнү виртуаль аралашудан кызыклырак һәм файдалы, дигән нәтиҗәгә килеп, шат күңел белән өйләренә таралаштылар.
Халкыбызның иң популяр, иң күңелле язгы бәйрәмнәренең берсе – һичшиксез “Карга боткасы”. Олы Мәтәскә авылында “Карга боткасы” бәйрәмен үткәрү традицияга әйләнеп бара. Менә бүген дә, 1 апрель көнне, мәдәният йорты каршында кошларның җылы яктан кайтуы билгеләп үтелде. Көн матур булганлыктан бәйрәмгә килүчеләр дә күп булдылар. Алар белән “Түгәрәк”, “Түбәтәй”, “Кабыргалы-камчылы”уеннары уйналды. Балалар кошларга багышланган шигырьләр сөйләделәр, мәкальләр, табышмаклар һәм сынамышлар әйтештеләр. Мәдәният хезмәткәрләре аларга кошларга кагылышлы кызыклы сораулар бирде. Урамда казанда ботка пешерелде. Бәйрәмгә килүчеләр барысыда( олысы да, кечесе дә) ботка белән сыйландылар. “Карга боткасы”бәйрәме бик күңелле узды.
1нче апрель көнне бөтен дөньяда, шул исәптән Россияда да көлке көне билгеләп үтелә. Бу көнне олылар да, яшьләр дә шаярып, уен-көлке белән үткәрергә ярата. Шул уңайдан, Баландыш мәдәният йортында, китапханә белән берлектә, “Дуслык елмаюдан башлана” дип исемләнгән чара оештырылды. Укучылар төрледән-төрле уеннар уйнап һәм шаярып күңел ачтылар.
Балалар китабы атналыгын тәмамлап, 2 нче апрель көнне Баландыш авыл китапханәсендә, мәдәният йорты белән берлектә, "Иң якын дустым – китап" дигән чара үткәрелде. Балалар яңа китаплар белән таныштылар, викторина һәм уеннарда катнаштылар.
29 март көнне Олы Нырсы авылы мәдәният хезмәткәрләре “Карга боткасы” бәйрәме оештырылды.Әлеге чара вакытында кошлар турында табышмаклар, алар язмышы турында хикәяләр сөйләнелде.Бәйрәм төрле уеннар,җырлыр, такмаклар белән үрелеп барды. Учак ягып коймак , “Карга боткасы пешерелде”. Чара балаларга бик ошады.
1 апрель көнне Олы Нырсы мәдәният хезмәткәрләре берләшмәгә йөрүче балалар белән “Кешенең гүзәллеге-әдәплелек” дигән темага әңгәмә булып уздырдылар.Әдәплелек –кеше белән дөрес аралаша белү, кешеләргә игьтибарлы, инсафлы булу. Әдәпле кеше һәрвакыт үзенең якыннары ,дуслары турында кайгыртып яши,аларга гел ярдәм итәргә әзер тора.Әңгәмә барышында балалар белән “әдәп” сүзенең мәгьнәсе, серләре турында сөйләшү алып барылды.
1 апрель-Халыкара кошлар көне уңаеннан,Балыклы авылы мәдәният йортында "Кошлар канатында яз кайта" дип исемләнгән чара узып,балаларга кошлар,аларны саклау турында мәгълүмат бирелеп,табышмакларга җаваплар алынды.Ахырдан рәсем бәйгесенә нәтиҗә ясалды.
1 апрель көнне Субаш авылы мәдәният хезмәткәрләре балалар арасында Халыкара кошлар көненә багышланган «Кошлар безнең канатлы дуслар» дип исемләнгән рәсем конкурсы үткәрделәр. Аның максаты-балаларның кошлар турында күзаллауларын киңәйтү, аларның табигатьтә һәм кеше өчен мөһим ролен житкеру.