Бүген без инде үз тормышыбызны кәрәзле телефоннан башка күз алдына да китерә алмыйбыз. Аның ярдәмендә теләсә кайсы вакытта һәм теләсә кайсы урында элемтәдә булу мөмкинлеге бар. Тик кәрәзле телефонның туган көне нәкъ менә 3 апрельдә билгеләп үтелүен бик азлар гына белә. Ә Айдар авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре 4 апрель көнне, язгы каникулда, балалар белән бу вакыйганы бәйрәм итәргә булдылар. Беренче кесә телефоны кайчан барлыкка килгән, ни өчен заманча телефонны кәрәзле дип атаулары, кесә телефонының төрле тормыш хәлләрендә кешеләргә ничек ярдәм итүе турында фикер йөртүләре турында белделәр. «СМС Хәбәр » уенында балалар ишарәләр, мимика, рәсемнәр ярдәмендә бер-берсе белән аралаштылар.
Балалар кәрәзле телефон - ул безнең тормышыбызның аерылгысыз өлеше, әмма дуслар белән аралашу һәм яраткан эш белән шөгыльләнү виртуаль аралашудан кызыклырак һәм файдалы, дигән нәтиҗәгә килеп, шат күңел белән өйләренә таралаштылар.