1 апрель – халыкара кошлар көне буларак билгеләнеп үтелә. Әлеге уңайдан Максабаш авылы мәдәният хезмәткәрләре балалар бакчасында тәрбияләнүче мәктәпкәчә яшьтәге балаларга “Кошлар – безнең дусларыбыз” дип исемләнгән тәрбия сәгате үткәрделәр. Чара барышында балаларга кошлар, аларны саклау турында сөйләнде. “Рәсемнән кошларны тану”, “Кош рәсеменнән пазл җыю”, табышмаклар чишү кебек уеннар уйнатылды, соңыннан балалар үзләренә ошаган кош рәсеме ясадылар. Әлеге чараның максаты : кечкенәдән балаларның кошлар турындагы белемнәрен тирәнәйтү, туган җиребезне ярату кебек хисләр тәрбияләү.
Ел саен 24 мартта Бөтендөнья туберкулезга каршы көрәш көне үткәрелә. Шул уңайдан 31 март көнне Ачы мәдәният йортында фельдшер Г.Г. Галәвиева белән очрашу булды, ул балаларның туберкулез, йогыш чыганагы, авыруның симптомнары, диагностика алымнары, профилактика һәм дәвалау ысуллары турында белемнәрен ныгытты. Директор Лилия Ильясовна авыруның риск факторлары турында кисәтте һәм сәламәт яшәү рәвеше алып барырга киңәш итте. Спорт белән шөгыльләнү, сәламәт туклану һәм чыныгу – яшь организмның сәламәтлек нигезе.
31 март көнне Ачы мәдәният йортында "Нәрсә ул коррупция" дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде. Әңгәмә диалог формасында үткәрелде. Коррупциянең нәрсә икәнлеге турында сөйләштеләр. Балалар коррупция барлыкка килү сәбәпләре белән таныштылар, хөкүмәт тарафыннан аның белән көрәш буенча нинди чаралар күрелүен белделәр, бу мәсьәләгә карата үз фикерләрен һәм позицияләрен әйттеләр.
Кошлар – безнең канатлы дуслар. Кызганычка каршы, бу хакта күпләр уйламый. Кошларның нинди өлеш керткәнлеген кайберәүләр белми дә. Ел саен 1 апрельдә Халыкара кошлар көне билгеләп үтелә. Бу вакыйга кысаларында Күкчә авылы мәдәният хезмәткәрләре балалар өчен “Кошлар-безнең дусларыбыз” дип исемләнгән әңгәмә үткәрделәр. Чарада катнашучылар кайбер кошларның тормышыннан иң кызыклы мизгелләр, кошларның табигатьнең мөһим өлеше булуы турында белделәр. Балалар үзләренең яраткан кошларын ясадылар. Шулай ук сорауларга җавапларны мәкальләр һәм әйтемнәр, кешенең каурыйлы дуслары турындагы табышмаклар аша искә төшерделәр.
2022 ел Россия халыклары мәдәни мирасы елы дип игълан ителде. Аның максаты - илдә яшәүче халыкларның гореф-гадәтләрен, тарихи мирасын, этномәдәни күпкырлылыкны саклап калу. Татар халкының тирән тәрбияви һәм әхлакый әһәмияткә ия булган йола – бәйрәмнәре, гореф – гадәтләре бихисап. 1 апрель көнне Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Авыл – мәдәни мирас сандыгы” исемле очрашу - кичәсе үткәрделәр. Кичәгә тумышы белән Урта Мишә авылында туган, бүгенгесе көндә төрле район һәм авылларда яшәүче кызлар чакырылды. Туган як, туган авыл – һәркем өчен кадерле, изге алар. Кеше кайда гына яшәсә дә туган нигезен, авылының, үз халкының милли бәйрәмнәрен сагынып кайта. Борынгы гореф-гадәтләрне яңартып кичке уеннардагы татар халык уеннарын, күмәк җырлы-биюле “Наза”, “Түгәрәк”, “Голбану” уеннарын искә төшердек. Китапханәдә “Халкыбыз мирасы югалмасын” исемле күргәзмә куелды. Һәм әлбәттә инде соңыннан чәй табыны артында, татар халкының милли ризыгы бәлеш белән сыйландык. Кичә бик җылы мөхиттә узды, күңелле хәтирәләр күңелдә озак сакланыр. Кыскасы, авылыбыз милли гореф-гадәтләрне хөрмәт итеп гөрләп яшәр һәм яши.
1 апрель ел саен кошлар көне буларак билгеләп үтелә. Кошлар - безнең дусларыбыз, ярдәмчеләребез. Кошлардан башка табигать җансыз. Тирә-ягыбыз мөһитен саклау, кошларга кулыбыздан килгәнчә ярдәм итәргә өйрәтү максатыннан Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре укучылар өчен “Кошлар – безнең дусларыбыз” – исемле танып-белү сәгате үткәрделәр. Балаларга кошлар турында информация бирелде. Кошлар турында табышмакларга җаваплар таптылар. “Кошны таны” уенын уйнадылар. “Нәни кошчыклар“ темасына рәсем конкурсы үткәрелде. Чара ахырында балаларга чәй табыны оештырылды.
1 апрель-, көлке һәм алдау көне.
Бу көнне Айдар авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендәге балалар өчен язгы каникул чорында «Барлык мәзәкчеләр көне» дип исемләнгән күңел ачу программасы үткәрделәр. Бу бәйрәм көнендә балалар кызыклы конкурсларда катнаштылар, табышмаклар чиштеләр, төрле уеннар уйнадылар,шарлар күпертеп ярыш ясадылар.Юмористик бәйрәмдә малайлар һәм кызлар шулай ук җырлап- биеп үз һөнәрләрен күрсәттеләр, күңел ачтылар, шигырьләр сөйләделәр, флешмобта катнаштылар. Ә программа ахырында оештыручылар, барлык балаларга сәламәт, шаян булырга, сәгьнгатьне яратырга һәм тәртипле булуларын теләделәр.
1 апрель –Халыкара көлке көне. Бу көнне без шаярабыз,көләбез,уйныйбыз! Көлү бик файдалы. Шул уңайдан Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре”Шаярасы килә, көләсе”-дип исемләнгән чара үткәрделәр.Чарада төрле сыйныф укучылары катнашты. Кичәдә катнашучылар ике командага бүленеп мәзәкләр укудылар.Үзләре белән булган кызыклы вакыйгаларны сөйләп күңел ачтылар.
1 апрель көнне Сауш мәдәният йортында бик күңелле булды, чөнки анда балалар өчен «Көлке килә, көлә килә» дигән күңел ачу-уен программасы үткәрелде, анда катнашучылар бик кызыклы конкурсларда һәм уеннарда катнаштылар. Барлык катнашучылар да татлы бүләкләр алдылар.
Көлке көне бик киң таралган бәйрәм булмаса да, ел саен без аны көтеп алабыз. Апрель аеның кояшлы беренче көнендә булгангамы, аны өлкәннәр дә, балалар да бик ярата. Шул уңайдан Югары Мәтәскә авыл клубында балалар өчен махсус "Көлке терапиясе. Ешрак елмай" дип исемләнгән мавыктыргыч чара утте. Төрле кызыклы образларга керү балаларга яхшы эмоцияләр бүләк итте. Беренче апрель шаярулары, көлкеле сәхнә әсәрләреннән төзелгән программа алар өчен тулы бер сюрприз булды. Үткәрелгән чара шаулап-гөрләп, бик күңелле үтте.