1 апрель – халыкара кошлар көне буларак билгеләнеп үтелә. Әлеге уңайдан Максабаш авылы мәдәният хезмәткәрләре балалар бакчасында тәрбияләнүче мәктәпкәчә яшьтәге балаларга “Кошлар – безнең дусларыбыз” дип исемләнгән тәрбия сәгате үткәрделәр. Чара барышында балаларга кошлар, аларны саклау турында сөйләнде. “Рәсемнән кошларны тану”, “Кош рәсеменнән пазл җыю”, табышмаклар чишү кебек уеннар уйнатылды, соңыннан балалар үзләренә ошаган кош рәсеме ясадылар. Әлеге чараның максаты : кечкенәдән балаларның кошлар турындагы белемнәрен тирәнәйтү, туган җиребезне ярату кебек хисләр тәрбияләү.