ЯҢАЛЫКЛАР


4
апрель, 2022 ел
дүшәмбе

Апрель аенда бөтен дөньяда Халыкара кошлар көне билгеләп үтелә. Бу вакыйга уңаеннан 1 апрель көнне Айдар авыл мәдәният йортында китапханә белән берлектә «Кошларны яратып каршы ал !" - дип исемләнгән танып-белү чарасы узды. Чара кошларның күптөрлелеге һәм тормыш эшчәнлеге, аларның табигатьтә һәм кеше өчен гаять зур әһәмияте турында танып-белү әңгәмәсе белән башланып китте. Чөнки нәкъ менә канатлы дусларыбыз кешене һәм хайваннарны бөҗәкләрдән саклый, тиз үрчи торган корткычларның санын кискен киметә. Балалар канатлы дусларыбыз турында "Ничек дөрес кайгыртырга?", "Барлык кошларны нәрсә берләштерә?", "Алар нәрсә белән туклана?", "Ни өчен аларның күбесе көз көне җылы якларга оча?" кебек сорауларына җавап эзләделәр. Алар кайбер канатлы дусларның үз исемнәрен алуы, алар ничек җыелулары һәм аларны очышта төзү ысуллары турында белделәр.
«Кошлар — безнең дусларыбыз» викторинасында, шулай ук табышмаклар, ребуслар һәм кроссвордлар чишүдә катнаштылар.

Балаларның язгы каникуллары дәвам итә. Аларның ялларын күңелле һәм мавыктыргыч үткәрү өчен төрле чаралар оештырыла.  3 апрель көнне  Шәтке авылы мәдәният хезмәткәрләре  балалар белән  “Күңелле уеннар” дигән кичә үткәрделәр. Балалар төрле милли уеннар уйнадылар.  Сәхнәдә биеп- җырлап матур итеп күңел ачтылар. Шигырьләр сөйләп, табышмаклар чиштеләр. Кичәдә шәһәрдән кунакка кайткан балалар да катнашты.

1 апрель көнне Ачы мәдәният йортында «апрель елмаюлары»дип исемләнгән уен программасы булып узды. Программа башында директор Лилия Ильясовна катнашучыларны 1 апрельне бәйрәм итү тарихы һәм Беренче апрель ярышлары традицияләре белән таныштырды. Аннан соң «җеп», «Яблочко», «чылбыр» һ.б. уеннар һәм конкурслар башланды. Узган еллар турында күңелле хатирәләр калдырып, залда күңелле елмаюлар һәм көлүләр яңгырады.

Программа "Әйдәгез, ешрак елмаегыз, шаяртып көлик!" дигән сүзләр белән тәмамланды. "Катнашучылар күтәренке кәеф белән таралыштылар.

 

Керәшен халкының онытыла барган гореф-гадәтлэрен хәтердэ яңарту һәм саклау, элекке чорның матурлыгын күрсәтү йөзеннән Субаш авылы мәдәният хезмәткәрләре "Әбиемнең күңел сандыгы" - дип исемләнгән  кичә уздырдылпр. Авылыбызның хатын-кызлары яшь вакытларын искә төшереп, кич утырганда уйнала тоган уеннары, бәйләү чигүләре турында куңелле итеп сөйләделәр.

   Әкиятләр – халык иҗатының бик борынгы төре. Гасырлар буе телдән телгә күчеп килгәнлектән халык аларны тыңлау, мавыктыргыч итеп сөйләү өчен уңай бер формага салган. Әкиятләрнең теле гади, аңлаешлы. 2 апрель – Халыкара балалар китабы көне уңаеннан Максабаш авылы мәдәният хезмәткәрләре “Әкият иленә сәяхәт” дип исемләнгән викторина үткәрделәр. Чара барышында балалар төрле милләт халыкларының , язучыларының әкиятләрен искә төшерделәр. Укучылар әкиятләр буенча сорауларга җавап бирделәр, әкият геройлары , әкиятләр турында табышмакларга җавап эзләделәр.

2 апрель – Бөтендөнья балалары яратып укый торган әкиятләр авторы  Г.Х.Андерсен туган көн уңаеннан “Халыкара балалар китабы көне” дип игълан ителгән . Шул уңайдан 3 апрель көнне Максабаш авылы мәдәният хезмәткәрләре “Бөек әкиятче”   дип исемләнгән Г.Х.Андерсен әкиятләрен кычкырып уку сәгате үткәрделәр. Әлеге чарада балалар язучының тормышы, иҗат юлы белән дә якыннанрак таныштылар. 


1
апрель, 2022 ел
җомга

Бүгенге тормышны заманча коммуникация чараларыннан башка күз алдына китерүе дә кыен. Бер яктан дөньяви челтәр – ул җиңел юл белән мәгълүмат табу, яңа танышлар булдыру, туганнар, якыннар белән җиңел юл белән элемтәдә тору, ә икенче яктан, күп вакытны экран каршында уздыру балалар өчен бик зыянлы. Балаларга әңгәмә барышында интернет, социаль челтәрләрнең зыянлы яклары турында сөйләнде. Шулай ук “Интернет кешенең дустымы әллә дошманымы?” дигән исем астында фильм күрсәтелде.

31 нче март көнне  Теләченең икенче номерлы балалар бакчасы тәрбиячесе Хәбирова А.Р.Мамадыш шәһәрендә урнашкан  5 нче балалар бакчасында уткәрелгән “Мәктәпкәчә яшьтәге  балаларның тормыш куркынычсызлыгы н тәэмин итү буенча заманча технологияләр”темасы астында үткәрелгән регион ара күләмдә үзган  семинарда “Акыллы җәяүле”(Лэпбук)  дигән  мастер –класс белән катнашты. Аның хезмәте 1,2,3 нче дәрәҗәдәге диплом белән бәяләнде.Хезмәттәшебезгэ яраткан эшендә зурдан –зур уңышлар телибез.

30 март көнне Айдар авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә балаларның хокукый белемнәрен арттыруга юнәлдерелгән «Үз хокукларыңны бел һәм вазифаларыңны онытма!» дип исемләнгән интеллектуаль-хокукый квиз үткәрелде.

Теләче район мәдәният йортының «Сударушка» халык ансамбле составында Ачы авылы китапханәчесе Вера Михайловна Тихонова 29 март көнне Арча мәдәният йортында үткән ветераннар арасында үзешчән башкаручыларның «Балкыш» («Сияние») фестиваленең Республика турында катнашты. Фестивальнең максаты - өлкән яшьтәге гражданнарның җәмгыять тормышында катнашу дәрәҗәсен күтәрү, ветераннарның үзешчән иҗатын үстерү.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International