ЯҢАЛЫКЛАР


1
апрель, 2022 ел
җомга

29 марттан башлап Айдар авыл китапханәсендә кече  яшьтәге балалар һәм мәктәп укучылары өчен Халыкара балалар китабы атналыгы кысаларында «Китаплы конфетлар» дип исемләнгән акция игълан ителде. Акциянең максаты китапханәгә килүче балаларны баллы ризыклар белән сыйлау гына түгел, ә китап укучылар сафына яңа балаларны да җәлеп итү. Конфетларга китап рекламалары булган фантиклар беркетелгән, аларга укылган китаплар турында бәяләмәләр, укырга чакырулы слоганнар, кызыклы биремнәр язылган. Иң кечкенә укучылар өчен табышмаклар , урта яшьтәге  балалар әсәрләрдән өзекләрне эзләп табып, бу цитатаның нинди авторныкы булуын искә төшерделәр. Конфетлар белән беррәттән, укучыларга укырга берәр китап яки журнал сайларга тәкъдим ителде.

Балалар китабы атналыгы уңаеннан Иске Җөри  авылы  китапханәсендә “Кызыклы китапларның дусты бул” дип исемләнгән  әдәби сәгать  узды. Китап иленең кызыклыгын төшендерү, китапка мәхәббәт арттыру теләге белән китапларны ничек уку, ничек саклап тоту кагыйдәләре турында әңгәмә уздырылды. Монда катнашучылар “Әкиятне таны” дигән викторина сорауларына җавап бирде, “Сүзләрне   тап”  тапкыр-шоу биремнәрен үтәде. Ахырдан кызыклы уеннар уйнатылды. Барлык катнашучыларга бүләкләр тапшырылды.

“Исәнме, Китап атналыгы! Исәнме, күңелле дустыбыз!” исемле әдәби сәгать белән башланды ул. “Яраткан китап битләре буйлап” дигән уен-сәяхәт тә балаларда зур кызыксыну уятты. Укучыларны алда атна буе кызыклы очрашулар, конкурс-уеннар, викториналар көтә, призлар да булачак.

30 март көнне Олы Мишә урта мәктәбе укучысы Мухаметов Альмир (җит. Гарипова Г.Г.) "Шәп әйдаман 2022" республика конкурсының финал этабында катнашты һәм финалист дипломы белән бүләкләнде.Конкурста республиканың 17 белем бирү оешмасыннан 17 әйдаман катнашты. Конкурсантлар каршылыкларны җиңеп, үзләренең иҗади, оештыру сәләтен күрсәттеләр.

30 март көнне Теләче балалар китапханәсендә «Аленушка» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр, китапханәнең «Шаркылдыклар» клубы әгъзалары өчен «К.Чуковский әкиятләре буенча сәяхәт» үтте. Әлеге чара ярдәмендә язучының әсәрләре турында булган белемнәрне ныгыту, командада эшли белү, балаларның күзаллавын, иҗади сәләтен арттыру иде. Әдәби лото уены китапханәдә әле беренче тапкыр үткәрелә. Шуңа да карамастан бакча балалары бик актив булдылар, бирелгән сорауларга зур кызыксыну белән җавап кайтардылар. Ә соңыннан Чуковский әсәрләре буенча берничә мультфильм күрсәтелде.

30 март көнне Сауш авылы китапханәчесе  “Карлыгач” балалар бакчасына йөрүче балаларны китапханәгә чакырып “Китап белән бергә үсәм” дип исемләнгән библиографик дәрес үткәрде. Чара уен формасында узды. Балалар мавыктыргыч презентация карадылар, танып-белү викторинасының сорауларына җавап бирделәр, китап һәм танылган әкият персонажлары турында әдәби табышмакларга җавап бирделәр, яңа журналлар белән таныштылар.

Халыкара урманнарны яклау көне 21 март көнне билгеләп үтелә. Аның төп бурычы – урманнарны саклау проблемасына халык игътибарын җәлеп итү, урман экосистемаларының әһәмияте турында мәгълүмат җиткерү.  Шул уңайдан 29 март көнне,“Культура для школьников” проекты кысаларында , Айдар авыл китапханәсе кече яшьтәге мәктәп балалары белән берлектә кычкырып уку үткәрде.

Бу тамаша яз көне кара жир күренә башлагач, каргалар килү хөрмәтенә үткәрелә торган бәйрәм. Шушы бәйрәмгә карты-яше, бала-чагасы - барысы да җыелды. Төрле ярмалардан ​ зур казанда тәмле ботка пешерелде, бәйрәмебез кунаклары әлеге боткадан, кайнар коймактан, самовар чәеннән авыз иттеләр. Язның хәерле, иген-ашлыкның күп, дөньялар тыныч булуын теләп, калган ризык каргаларга сибелде. Чара концерт номерлары, төрле уеннар белән бергә үрелеп барды. Бәйрәмебез эчтәлекле, кызыклы һәм күнелле үтте.

Теләченең 3 нче балалар бакчасы тәрбиячесе Хәбирова Ф.Ф. Мамадыш шәһәренең 5нче «Бәләкәч» балалар бакчасы базасында узган "Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның тормыш куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча заманча технологияләр "дигән региональ семинарда катнашты.

30 март көнне Урта Мишә авыл китапханәсендә клуб белән берлектә танылган балалар язучысы, әкиятче Корней Чуковскийның тууына 140 ел тулуга карата “Корней Чуковский әкиятләре дөньясында” исемле әдәби сәгать узды. Бу чарада балалар әкиятчебезнең тормыш юлы, иҗаты белән танышып, күп тапкырлар укып та туйдырмый торган, язучының балалар яратып укый торган әсәрләрен тагын бер кат искә төшерделәр. Корней Чуковскийның табышмакларына, әсәрләренә карата кызыклы сорауларга җавап эзләделәр. Чара барышында балалар “Айболит” һәм “Мойдодыр” командаларына бүленеп  “Минем яраткан әкият герое” исемле темага рәсем ясауда, осталыкта, тизлектә көч сынаштылар. Бәйгедә дуслык җиңде. Шулай ук әлеге чарага авторның китапларыннан торган китап күргәзмәсе дә төзелде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International