Россия халыкларының халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елы кысаларында 30 март көнне Теләченең 3 нче номерлы балалар бакчасы мәгариф бүлеге белән берлектә “Асылташлар” районкүләм бәйгесен уздырды. Бәйгенең максаты- үсеп килүче буынның ата-бабаларыбызның тарихи-мәдәни мирасы белән кызыксынуын арттыру, гаиләгә, гаилә кыйммәтләренә аңлы мөнәсәбәт формалаштыру, балаларның иҗади мөмкинлекләрен үстерү һәм милли мәдәниятнең төрлелеген ачып бирә торган халык традицияләренә якынаю.Бу бәйгедә безнең Олы Кибәхуҗа балалар бакчасында тәрбияләнүче ике кызыбыз да катнашты. Муликова Мәдинә иң талантлы кыз” , Ситдикова Зәлинә “Иң гүзәл кыз” номинацияләрендә җиңү яуладыдлар Бәйге тәлапләре буенча, балалар үзләре белән таныштырдылар, сәләтләрен күрсәттеләр. Һәр катнашкан бала дипломга һәм истәлекле бүләккә ия булды.
Аның максаты - укучыларда мәчет һәм ислам дине турында кызыксыну уяту, үзебезнең динебезгә, милләтебезгә, башка диннәр традицияләренә хөрмәт тәрбияләү иде. Мәчеттә үз-үзеңне тоту культурасының нигезе аңлатылды. Балаларны Рөстәм Әхмәтгәрәев мәчет белән таныштырды һәм "Ислам нуры" исемле тематик сәгать үткәрде. Ул аларга мәчеткә кергән һәр кеше белергә тиешле әдәп-әхлак кагыйдәләрен аңлатты, догалар, вәгазьләр укыды. Бәйрәмнәрдә һәм ял көннәрендә мәчеттә намаз укулары турында, безнең динебез Ислам, изге китап – Коръән икәнлеген, мөселманнарның дога белән Аллаһка мөрәҗәгать итүләре турында сөйләде. Балалар үзләре дә белгән догаларын укыдылар. Шулай ук укучыларга ислам диненә багышланган “Иман нуры” исемле китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.
Аның "Доктор Айболит", "Мойдодыр", "Муха Цокотуха" һ. б. әсәрләрен балалар бик яратып укыйлар. Алан авылы китапханәсендә "Добрый дедушка Корней и его сказки" дип исемләнгән әкиятләр кичәсе балаларны киң күңелле, мәрхәмәтле, ярдәмчел булырга өндәүче чара буларак оештырылды. Балалар "Доктор Айболит "әсәрен рольләргә бүлеп укыдылар, аның эчтәлеге буенча сорауларга җавап биреп, фикерләр белән уртаклаштылар.
29 март көнне Шармыш авылы китапханәсендә Балалар китабы атналыгы кысаларында һәм күренекле балалар язучысы К.И.Чуковскийның тууына 140 ел тулу уңаеннан "Корней Чуковский әкиятләре дөньясында" дип исемләнгән интеллектуаль һәм тәрбияви уен булып узды. Сәяхәткә чыккач, балалар бу искиткеч авторның биографиясе белән таныштылар, әдәби викторина сорауларына җавап бирделәр, «Угадай сказку», «Доскажи словечко», «Волшебная шкатулка» кебек конкурсларда катнашып биремнәрне зур кызыксыну белән чиштеләр.
29 март көнне Шәтке урта мәктәбе базасында экологик белем һәм тәрбия мәсьәләләренә багышланган фәнни гамәли конференция булып үтте.Әлеге конференция Шәтке авылының мәдәният йортында тантаналы рәвештә укучы-волонтерларның чыгышы белән башланып китте. Аларның чыгышы да экологик культура, табигатьне саклау темасын яктыртты. Соңыннан мәктәпнең күп еллар дәвамында алып барылган экологик эшчәнлеге турында видеоролик күрсәтелде, килгән кунаклар чыгыш ясадылар.Олы Мәтәскә балалар бакчасы тәрбиячесе Нигматзянова Л.И. әлеге конференциядә эш тәҗрибәсе белән уртаклашты һәм грамота белән буләкләнде.
Анда «К.Чуковский әкиятләре буенча сәяхәт» исемле чара узды. Әлеге чара ярдәмендә балалар язучының әсәрләре турында булган белемнәрне ныгыттылар, командада эшли белү, аларның иҗади сәләтен һәм күзаллауларын арттырдылар. Балалар бик актив булдылар, бирелгән сорауларга зур кызыксынып җавап бирделәр. Ә соңыннан Чуковский әсәрләре буенча мультфильм карадылар.
29 нчы март көнне Баландыш төп мәктәбенең мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүче балалар пешекче һөнәре белән таныштылар. Шөгыль вакытында алар тозлы камырдан үзләренең яраткан ризыкларын ясадылар. Балалар үзләрен пешекче итеп хис иткәндә күзләреннән икеләтә бәхет очкыннары күренде.
Балалар китабы озак еллар буена киләчәк буынны тәрбияләү чарасы, тормышта дөрес юнәлеш сайлау өчен маяк булып тора. Китап укып үскән баланың күңеле чиста, уйлау сәләте югары дәрәҗәдә була. Балалар китабы атналыгы кысаларында 29 март көнне Максабаш авылы китапханәчесе мәдәният йорты белән берлектә Югары Кибәхуҗа урта мәктәбенең Максабаш авылы мәктәпкәчә яшьтәге группада тәрбияләнүче балалар белән “Балалар китабы – сихри бер дөнья”дип аталган чара уздырдылар. Чара барышында балалар яңа китаплар белән таныштылар, шигырьләр, әкиятләр сөйләделәр. Соңыннан “Кем күбрәк белә?” дип исемләнгән уенда катнаштылар.
2022 елның 30 мартында «Батыр» спорт комплексында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган 2010-2011 һәм 2012 елгы һәм аннан кечерәк укучылар арасында бадминтон буенча Теләче муниципаль районы Беренчелеге булып узды. Беренчелектә районның 6 мәктәбеннән 41 яшь бадминтончы көч сынашты.
2022 елның 30 март көнендә Олы Мишә авылында яшәүче тыл ветераны Гасимова Хатимә Хәниф кызына 90 яшь тулды. Шул уңайдан Хатимә апага Россия Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗиповның тәбрикләмәсе тапшырылды. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләр буенча урынбасары Динар Гыйниятуллин, район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Фәридә Галимова һәм Олы Мишә авыл җирлеге башлыгы Фиргәть Җамалетдинов та җылы котлау сүзләрен җиткерде һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
Алдагы тормышында да без аңа саулык hәм аяз, тыныч күк йозе теләп калабыз.