Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүгә 1100 ел тулу уңаеннан 29 март көнне Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре балалар белән “Наил мәчете”нә экскурсия оештырды.

2022 елның 1 апреле, җомга

Аның максаты - укучыларда мәчет һәм ислам дине турында кызыксыну уяту, үзебезнең динебезгә, милләтебезгә, башка диннәр традицияләренә хөрмәт тәрбияләү иде. Мәчеттә үз-үзеңне тоту культурасының нигезе аңлатылды. Балаларны Рөстәм Әхмәтгәрәев мәчет белән таныштырды һәм "Ислам нуры" исемле тематик сәгать үткәрде. Ул аларга мәчеткә кергән һәр кеше белергә тиешле әдәп-әхлак кагыйдәләрен аңлатты, догалар, вәгазьләр укыды. Бәйрәмнәрдә һәм ял көннәрендә мәчеттә намаз укулары турында, безнең динебез Ислам, изге китап – Коръән икәнлеген, мөселманнарның дога белән Аллаһка мөрәҗәгать итүләре турында сөйләде. Балалар үзләре дә белгән догаларын укыдылар. Шулай ук укучыларга ислам диненә багышланган “Иман нуры” исемле китап күргәзмәсе тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International