Балалар китабы озак еллар буена киләчәк буынны тәрбияләү чарасы, тормышта дөрес юнәлеш сайлау өчен маяк булып тора. Китап укып үскән баланың күңеле чиста, уйлау сәләте югары дәрәҗәдә була. Балалар китабы атналыгы кысаларында 29 март көнне Максабаш авылы китапханәчесе мәдәният йорты белән берлектә Югары Кибәхуҗа урта мәктәбенең Максабаш авылы мәктәпкәчә яшьтәге группада тәрбияләнүче балалар белән “Балалар китабы – сихри бер дөнья”дип аталган чара уздырдылар. Чара барышында балалар яңа китаплар белән таныштылар, шигырьләр, әкиятләр сөйләделәр. Соңыннан “Кем күбрәк белә?” дип исемләнгән уенда катнаштылар.