30 март көнне Сауш авылы китапханәчесе “Карлыгач” балалар бакчасына йөрүче балаларны китапханәгә чакырып “Китап белән бергә үсәм” дип исемләнгән библиографик дәрес үткәрде. Чара уен формасында узды. Балалар мавыктыргыч презентация карадылар, танып-белү викторинасының сорауларына җавап бирделәр, китап һәм танылган әкият персонажлары турында әдәби табышмакларга җавап бирделәр, яңа журналлар белән таныштылар.