2 апрель – Бөтендөнья балалары яратып укый торган әкиятләр авторы Г.Х.Андерсен туган көн уңаеннан “Халыкара балалар китабы көне” дип игълан ителгән . Шул уңайдан 3 апрель көнне Максабаш авылы мәдәният хезмәткәрләре “Бөек әкиятче” дип исемләнгән Г.Х.Андерсен әкиятләрен кычкырып уку сәгате үткәрделәр. Әлеге чарада балалар язучының тормышы, иҗат юлы белән дә якыннанрак таныштылар.