Көлке көне бик киң таралган бәйрәм булмаса да, ел саен без аны көтеп алабыз. Апрель аеның кояшлы беренче көнендә булгангамы, аны өлкәннәр дә, балалар да бик ярата. Шул уңайдан Югары Мәтәскә авыл клубында балалар өчен махсус "Көлке терапиясе. Ешрак елмай" дип исемләнгән мавыктыргыч чара утте. Төрле кызыклы образларга керү балаларга яхшы эмоцияләр бүләк итте. Беренче апрель шаярулары, көлкеле сәхнә әсәрләреннән төзелгән программа алар өчен тулы бер сюрприз булды. Үткәрелгән чара шаулап-гөрләп, бик күңелле үтте.