Кошлар көне

2022 елның 4 апреле, дүшәмбе

1 апрель ел саен кошлар көне буларак билгеләп үтелә. Кошлар - безнең дусларыбыз, ярдәмчеләребез. Кошлардан башка табигать җансыз. Тирә-ягыбыз мөһитен саклау, кошларга кулыбыздан килгәнчә ярдәм итәргә өйрәтү максатыннан Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре укучылар өчен “Кошлар – безнең дусларыбыз” – исемле танып-белү сәгате үткәрделәр. Балаларга кошлар турында информация бирелде. Кошлар турында табышмакларга җаваплар таптылар. “Кошны таны” уенын уйнадылар. “Нәни кошчыклар“ темасына рәсем конкурсы үткәрелде. Чара ахырында балаларга чәй табыны оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International