Кошлар – безнең канатлы дуслар. Кызганычка каршы, бу хакта күпләр уйламый. Кошларның нинди өлеш керткәнлеген кайберәүләр белми дә. Ел саен 1 апрельдә Халыкара кошлар көне билгеләп үтелә. Бу вакыйга кысаларында Күкчә авылы мәдәният хезмәткәрләре балалар өчен “Кошлар-безнең дусларыбыз” дип исемләнгән әңгәмә үткәрделәр. Чарада катнашучылар кайбер кошларның тормышыннан иң кызыклы мизгелләр, кошларның табигатьнең мөһим өлеше булуы турында белделәр. Балалар үзләренең яраткан кошларын ясадылар. Шулай ук сорауларга җавапларны мәкальләр һәм әйтемнәр, кешенең каурыйлы дуслары турындагы табышмаклар аша искә төшерделәр.