«Барлык мәзәкчеләр көне»

2022 елның 4 апреле, дүшәмбе

1 апрель-, көлке һәм алдау  көне.
Бу  көнне Айдар авыл  мәдәният йорты хезмәткәрләре мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендәге балалар өчен язгы каникул чорында «Барлык мәзәкчеләр көне» дип исемләнгән күңел ачу программасы үткәрделәр. Бу бәйрәм көнендә балалар  кызыклы конкурсларда катнаштылар, табышмаклар чиштеләр, төрле уеннар уйнадылар,шарлар күпертеп ярыш ясадылар.Юмористик бәйрәмдә малайлар һәм кызлар шулай ук җырлап- биеп үз һөнәрләрен күрсәттеләр, күңел ачтылар, шигырьләр сөйләделәр, флешмобта катнаштылар. Ә программа ахырында оештыручылар, барлык балаларга сәламәт, шаян булырга, сәгьнгатьне яратырга һәм тәртипле булуларын теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International