“Авыл – мәдәни мирас сандыгы”

2022 елның 4 апреле, дүшәмбе

2022 ел Россия халыклары мәдәни мирасы елы дип игълан ителде. Аның максаты - илдә яшәүче халыкларның гореф-гадәтләрен, тарихи мирасын, этномәдәни күпкырлылыкны саклап калу. Татар халкының тирән тәрбияви һәм әхлакый әһәмияткә ия булган йола – бәйрәмнәре, гореф – гадәтләре бихисап. 1 апрель көнне Урта Мишә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Авыл – мәдәни мирас сандыгы” исемле очрашу - кичәсе үткәрделәр. Кичәгә тумышы белән Урта Мишә авылында туган, бүгенгесе көндә төрле район һәм авылларда яшәүче кызлар чакырылды. Туган як, туган авыл – һәркем өчен кадерле, изге алар. Кеше кайда гына яшәсә дә туган нигезен, авылының, үз халкының милли бәйрәмнәрен сагынып кайта. Борынгы гореф-гадәтләрне яңартып кичке уеннардагы татар халык уеннарын, күмәк җырлы-биюле “Наза”, “Түгәрәк”, “Голбану” уеннарын искә төшердек. Китапханәдә “Халкыбыз мирасы югалмасын” исемле күргәзмә куелды. Һәм әлбәттә инде соңыннан чәй табыны артында, татар халкының милли ризыгы бәлеш белән сыйландык. Кичә бик җылы мөхиттә узды, күңелле хәтирәләр күңелдә озак сакланыр. Кыскасы, авылыбыз милли гореф-гадәтләрне хөрмәт итеп гөрләп яшәр һәм яши.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International