ЯҢАЛЫКЛАР


29
март, 2022 ел
сишәмбе

Шуны истә тотып 25 март көнне Теләче җирлекара китапханәсе хезмәткәрләре Балалар сәнгать мәктәбендә  укучылар белән “Театр яктылыкка, нурга илтә” дип исемләнгән библиографик дәрес үткәрделәр. Укучылар театр тарихы, актерлар тормышы турында кызыклы фактлар белде, якташ артистларыбыз белән танышты. Шулай ук китапханәнең уку залында театр көненә багышланган китап күргәзмәсе эшләнде.  

Шул уңайдан Алан авылы китапханәсендә “Ач, шигърият, серләреңне!” дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде.Чарага  һәвәскәр  каләм тибрәтүче авылдашларыбыз катнашты. Алар үзләренең төрле елларда иҗат иткән язмалары белән уртаклаштылар. Хөсәенова Рәхимә апа үзе язган бәетләре белән таныштырды. Авылдашларыбызның иҗаты аша чагылдырылган халкыбыз тарихы белән якыннан таныштыру максатыннан бу видеоязмалар китапханәнең “Вконтакте”челтәрендәге битендә дә яктыртылып барачак.

24 март көнне Алан авыл китапханәсендә дә язгы каникуллар алдынна, балалар китабы атналыгы ачылу уңаеннан "Китап - күңел байлыгы"дип исемләнгән уен–сәяхәт үткәрелде. Чара балаларда китапка карата кызыксыну уяту,бер-берсе белән аралшу, иҗади мөмкинлекләрен арттыру максатыннан чыгып оештырылды. Китапханәдә яңа кайткан китаплардан күргәзмә эшләнде, күңелләренә ошаганын балалар бик теләп өйләренә укырга алдылар.

25 март көнне район Балалар китапханәсендә «Яраткан китап битләре буйлап» дигән видео-викторина булып узды. Бүгенге көндә мультимедиа технологияләр кулланып викториналар үткәрү бик популяр. Шул ук вакытта мондый чаралар баланың кызыксынуын, фикерләү сәләтен, хис-кичерешләрен арттыра, китапның белем чыганагы икәнен аңларга ярдәм итә.

Цель мероприятия: подробное ознакомление детей с птицами, воспитание любви и внимательного отношения к животным и птицам. В игре соревновались две команды. Они активно проявили свои знания в конкурсах о загадках, пословицах, стихах. В завершение участники мероприятия выразили следующие мнения  о птицах: “Они приносят огромную пользу природе, человеку. Поэтому мы должны беречь птиц, помогать им. Птицы - наши друзья, помощники. Они защищают растения и деревья от различных вредителей. Птицы - защитники природы, но они нуждаются и в нашей помощи. Мы очень любим птиц".

25 нче март көнне Яшел Үзән районында зур чара – “Дус сыйныф серләре” дигән ата–аналар комитетлары республика бәйгесенең зона этабы узды. Әлеге бәйгедә Теләче районы данын Олы Мишә урта мәктәбенең ата-аналар комитеты командасы яклады һәм призлы урынга лаек булды. Аларга финалда зур уңышлар телибез.

Казаклар авылы китапханәсендә балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы кысаларында “Балалар китабы – сихри бер дөнья” дип исемләнгән чара үтте. Бу чарага укытучылары Раъно Шаипова җитәкчелегендә Кече Кибәхуҗа төп мәктәбе укучылары чакырылды. Укучылар ике командага бүленеп төрле ярышларда үзара көч сынаштылар. Яратып укыган әкиятләре буенча әзерләнгән викторина сорауларына җавап бирделәр. Чара ахырында балаларның яраткан китапларыннан төзелгән китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды.

24 март көнне Сауш авылы  китапханәсендә  “Ак калфак” берләшмәсенә йөрүче китап укучылар белән 22 март – Халыкара су ресурслары көне уңаеннан авылыбыздагы чишмәләргә багышланган экологик сәгать үткәрелде. Чарада катнашучыларга “Авылыбызның чишмә, күл, инеш буйлары” темасына  презентация күрсәтелде. Бүгенге көндә чишмәләребезнең нинди хәлдә булуы,  “Изгеләр чишмәсенә” чистарту һәм төзекләндерү кирәклеге турыда фикерләр яңгырады.

25 нче март көнне Олы Мишә урта мәктәбендә, Кырымның Россиягә кушылуының тарихи датасы уңаеннан, укучыларда патриотизм, илебез тарихына, Кырым территориясендә яшәүче халыкларга хөрмәт тәрбияләү максатыннан, сыйныф сәгатьләре үткәрелде.Сыйныф сәгате барышында территориаль кирәк-яраклар формалаштыру тарихы һәм Кырым ярымутравының стратегик әһәмияте ачылды.

22 нче март  көнне  Олы Мишә урта мәктәбенең 6 нчы сыйныф укучылары Шигабетдинова Рәмилә һәм Сафин Ислам “Илһам” Бөтенроссия яшь язучылар бәйгесендә катнаштылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International