24 март көнне Сауш авылы китапханәсендә “Ак калфак” берләшмәсенә йөрүче китап укучылар белән 22 март – Халыкара су ресурслары көне уңаеннан авылыбыздагы чишмәләргә багышланган экологик сәгать үткәрелде. Чарада катнашучыларга “Авылыбызның чишмә, күл, инеш буйлары” темасына презентация күрсәтелде. Бүгенге көндә чишмәләребезнең нинди хәлдә булуы, “Изгеләр чишмәсенә” чистарту һәм төзекләндерү кирәклеге турыда фикерләр яңгырады.
Су, аның чыганаклары булган елга, инеш, күлләр - табигать бизәге: матурлык, гүзәллек билгесе. Шагыйрьләребез дә шушы темага багышлап бик матур шигырьләр иҗат иткәннәр. Кичәбез ахырында Г. Бәширов, М. Җәлил, И. Ихсанова һәм башка язучыларыбызның шигырьләре укылды.