ЯҢАЛЫКЛАР


29
март, 2022 ел
сишәмбе

Театр - ул тылсым дөньясы! Театрда хыяллар тормышка аша, күңелләр рухи азык ала. Театр сәнгате халкыбызның рухын ныгыта, туган теленә, гореф-гадәтенә мәхәббәт уята. Әлеге көн уңаеннан 26 март көнне Максабаш авылы башлангыч мәктәбе укучылары һәм укытучылары мәдәният йортында эшләп килүче якташыбыз, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, КГАУ ның “Тургай” студентлар халык театрының җитәкчесе булып эшләгән Роберт Галиев музеенда экскурсиядә булдылар. Мәдәният хезмәткәрләре укучыларны аның  иҗаты һәм тормыш юлы белән таныштырдылар.

28 нче  март көнне ”Батыр” спорткомлексында  , Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган,2006-2007 ,2008-2009 ,2010-2011 ,2012 елгы һәм аннан кечерәк укучылар арасында өстәл теннисы буенча Теләче муниципаль  районы беренчелеге булып узды.

26 нчы март көнне ”Батыр” спорткомлексында  “Теләче” спорт мәктәбе балалар сәламәтләндерү үзәге белән берлектә ТР ның атказанган спорт һәм физик культура остасы Айрат Әхмәт улы Кыямов призына 2005-2007,2008-2010 нчы елларда  туган малайлар һәм кызлар арасында кул көрәше буенча ярыш булды.

2022 елның 28 мартында «Батыр» спорт комплексында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган 2006-2007 елгы, 2008-2009 елгы, 2010-2011 елгы, 2012 елгы һәм аннан кечерәк укучылар арасында өстәл теннисы буенча Теләче муниципаль районы беренчелеге булып узды. Беренчелектә районның 5 мәктәбеннән 70 яшь теннисчы көч сынашты.

Әлеге чарада  Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары – Татарстан Республикасы Президентының Территорияләр белән эшләү идарәсе башлыгы Илнур Мәхмүт улы Гарипов белән муниципаль район башлыгы Нәҗип Нәкыйп улы Хаҗипов катнаштылар.  Барлык катнашучыларга да изге теләкләрен җиткерделәр.
Гала-концертта Иске Җөри урта мәктәбе укучылары да актив катнашты.

Фестивальнең район этабында район мәгариф учреждениеләреннән иң яхшы башкаручылар һәм иҗат коллективлары 10 номинациядә чыгыш ясадылар. Жюри призлы урыннарны билгеләде. 1 урынга ия булучылар республика турында катнашачак.

2022 елнын 26 мартында “Батыр” спорткомплексында “Теләче” спорт мәктәбе балалар сәламәтләндерү үзәге белән берлектә ТР атказанган спорт һәм физик культура остасы Айрат Әхмәт улы Кыямов призына 2005-2007, 2008-2010 нчы елларда туган егетләр-кызлар арасында кул көрәше буенча район беренчелеген үткәрде.
Ярышта Иске Җөри урта мәктәбе укучылары да актив катнашты. Үз авырлыкларында түбәндәге нәтиҗәләргә ирештеләр:  Сафина Әдилә - 1 урын, Гараев Таһир - 1 урын, Салихов Салават - 1 урын, Салихов Раил- 3 урын. Барлык җиңүчеләргә диплом, медальләр, җиңүче командаларга дипломнар һәм Кубок тапшырылды.

25 март көнне Казан шәһәрендә В.А. Григорьев исемендәге 81 нче рус-татар урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында Каюм Насыри исемендәге төбәкара яшүсмерләр фәнни-тикшеренү укулары узды. Конкурста Баландыш төп мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Ситдикова Камилә катнашты һәм диплом белән бүләкләнде. (Җитәкчесе Тимербаева Ф. Р.)

2022 елнын 26 мартында  “Батыр” спорткомплексында “Теләче” спорт мәктәбе балалар сәламәтләндерү үзәге белән берлектә ТР атказанган спорт һәм  физик культура  Айрат Әхмәт улы Кыямов призына 2005-2007, 2008-2010 нчы  елларда  туган егетләр-кызлар арасында кул көрәше буенча район беренчелеген үткәрде.

26 март көнне Алабуга шәһәрендә егетләр арасында тренер Ф.Х.Гиззатуллин истәлегенә көрәш буенча XIV ачык турнир узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International