Кул көрәше буенча район беренчелеген үткәрде.

2022 елның 29 марты, сишәмбе

2022 елнын 26 мартында “Батыр” спорткомплексында “Теләче” спорт мәктәбе балалар сәламәтләндерү үзәге белән берлектә ТР атказанган спорт һәм физик культура остасы Айрат Әхмәт улы Кыямов призына 2005-2007, 2008-2010 нчы елларда туган егетләр-кызлар арасында кул көрәше буенча район беренчелеген үткәрде.
Ярышта Иске Җөри урта мәктәбе укучылары да актив катнашты. Үз авырлыкларында түбәндәге нәтиҗәләргә ирештеләр:  Сафина Әдилә - 1 урын, Гараев Таһир - 1 урын, Салихов Салават - 1 урын, Салихов Раил- 3 урын. Барлык җиңүчеләргә диплом, медальләр, җиңүче командаларга дипломнар һәм Кубок тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International