2022 елнын 26 мартында “Батыр” спорткомплексында “Теләче” спорт мәктәбе балалар сәламәтләндерү үзәге белән берлектә ТР атказанган спорт һәм физик культура Айрат Әхмәт улы Кыямов призына 2005-2007, 2008-2010 нчы елларда туган егетләр-кызлар арасында кул көрәше буенча район беренчелеген үткәрде.
Ярышта барлыгы 11 мәктәптән 179 укучы катнашты.
Гомумкоманда урыннары:
1 урында – Теләче
2 урында – Олы Нырсы
3 урында – Алан мәктәбе командалары
Барлык җиңүчеләргә диплом, медальләр, җиңүче командаларга дипломнар һәм Кубок тапшырылды.