2022 елның 28 мартында «Батыр» спорт комплексында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгына багышланган 2006-2007 елгы, 2008-2009 елгы, 2010-2011 елгы, 2012 елгы һәм аннан кечерәк укучылар арасында өстәл теннисы буенча Теләче муниципаль районы беренчелеге булып узды. Беренчелектә районның 5 мәктәбеннән 70 яшь теннисчы көч сынашты.