Театр - ул тылсым дөньясы! Театрда хыяллар тормышка аша, күңелләр рухи азык ала. Театр сәнгате халкыбызның рухын ныгыта, туган теленә, гореф-гадәтенә мәхәббәт уята. Әлеге көн уңаеннан 26 март көнне Максабаш авылы башлангыч мәктәбе укучылары һәм укытучылары мәдәният йортында эшләп килүче якташыбыз, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, КГАУ ның “Тургай” студентлар халык театрының җитәкчесе булып эшләгән Роберт Галиев музеенда экскурсиядә булдылар. Мәдәният хезмәткәрләре укучыларны аның иҗаты һәм тормыш юлы белән таныштырдылар.