ЯҢАЛЫКЛАР


29
март, 2022 ел
сишәмбе

2022 нче елның 29 нче мартында Россия ДОСААФ оешмасының Теләче җирле иҗтимагый оешмасы территориясендә «ФОРПОСТ» мәктәп отрядлары арасында чираттагы район спартакиадасы булып узды.

29 март көнне Шәтке урта мәктәбе базасында экологик белем һәм тәрбия мәсьәләләренә багышланган фәнни гамәли конференция булып үтте.

Әлеге конференция Шәтке авылының мәдәният йортында тантаналы рәвештә укучы-волонтерларның чыгышы белән башланып китте. Аларның чыгышы да экологик культура, табигатьне саклау темасын яктыртты. Соңыннан мәктәпнең күп еллар дәвамында алып барылган экологик эшчәнлеге турында видеоролик күрсәтелде, килгән кунаклар чыгыш ясадылар. Өлкән тәрбияче Нуруллина А.Х. әлеге конференциядә “ Балалар күзлегеннән экология-бакчада экологик тәрбия бирү алымнары” темасы буенча эш тәҗрибәсе белән уртаклашты.

Команда составы: Мортазин Камил, Зәйнетдинов Самир, Зәкиев Илмир, Мөликов Данияр, Мараков Ислам, Хасаншин Алмаз, Хафизов Данияр, Заһидуллин Заһид, Сәгыйров Дамир, Гобәйдуллин Раяз, Ногманов Рәмис.

        Уен нәтиҗәләре буенча безнең егетләр 2 нче урынны яуладылар, шуның белән финалга юллама алдылар. Финал 2022 елның 14-15 апрелендә Буа шәһәрендә узачак. Команданың җитәкчеләре-Р.Г. Хәбиров, И. И. Вафин.

Укучылар  машина йөртү осталыгын күрсәтү, автоматны вакытка  сүтеп-җыю, пневматик  мылтыктан  ату, экстремаль чаңгыда йөрү, граната ату,  аркан тартуда үз көчләрен сынадылар. Машина йөрү осталыгын күрсәтү төрендә  Зарипова Нурзилә- 3 урын,  граната атуда Вахитов Рәмис - 2 урын, Зиганшина Румия - 3 урын, ә  экстремаль чаңгыда йөрү буенча Иске Җөри укучылары 3 урынга лаек дип табылды. Укучыларны җиңүләре белән котлыйбыз!

28 март көнне,  сәләтле балалар белән эшне системалаштыру максатыннан, Теләченең 3нче номерлы балалар бакчасы базасында мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен "Яшь Эрудит" республика олимпиадасы булып узды.  Безнең балалар бакчасыннан да зурлар  һәм  мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче балалар  катнашты.

2022 елның 28 март көнендә Теләче авылында яшәүче тыл ветераны Әбүбакирова Асылбикә  Гимади кызына 90 яшь тулды. Шул уңайдан Асылбикә  апага Россия  Президенты Владимир Путинның, Теләче муниципаль район башлыгы Нәҗип Хаҗиповның тәбрикләмәсе тапшырылды.

Театр – ул тылсым дөньясы! Театрда хыяллар тормышка аша, күңелләр рухи азык ала.Театр сәнгате төрле халыклар арасында дуслыкны арттыра, берләштерә, халкыбызның рухын ныгыта, теленә гореф-гадәтенә мәхәббәт уята. Шул уңайдан 26 март Олы Мәтәскә авылы мәдәният хезмәткәрләре “Өмет” театр берләшмәсенә йөрүчеләргә театр сәнгате буенча мастер класс үткәрделәр. Аларга ничек үзләрен сәхнәдә тотарга, сөйләргә, нинди хәрәкәтләр ясарга кирәклеген аңлаттылар һәм уйнап күрсәттеләр.

Без Лесной балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән урамда язгы спорт уеннары оештырдык. Уеннардан соң балалар белән кара каргалаларны һәм сыерчык ояларын күзәттеләр...Кемнең оясына беренче булып килер икэн сыерчык...??? Барысы да яз белән бәйле мәкальләр, әйтемнәр искә төшерделәр. Язгы һәм кышкы ел фасылының аермаларын атадылар.

Балалар яраткан әкиятләрне, андагы геройларны искә төшерде. Алар белән булган вакыйгаларны әйтеп бирде. Китапханәче биргән төрле сорауларга да җаваплар табып, катнашучылар әкиятләр буенча яхшы белемнәрен күрсәттәләр.  Чара ахырында «Книга – тайна, книга – клад, книга – лучший друг ребят» китап күргәзмәсе белән таныштылар һәм үзләренә ошаган китапларны өйләренә яздырып алдылар.

Һәр милләткә хас бәйрәмнәрне барлау, гореф-гадәтләрне искә төшерү, балаларны милли традицияләр белән таныштыру максатыннан 27 март көнне Максабаш авылы мәдәният хезмәткәрләре татар халкының милли бәйрәме - “Карга боткасы” уздырдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International