2022 нче елның 29 нче мартында Россия ДОСААФ оешмасының Теләче җирле иҗтимагый оешмасы территориясендә «ФОРПОСТ» мәктәп отрядлары арасында чираттагы район спартакиадасы булып узды.
Әлеге чараның максаты булып балаларда патриотик кыйммәтләр, карашлар формалаштыру, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, Россия армиясе сафларында хезмәт итүгә әзерлек һәм яшүсмерләр арасында хокук бозуларны профилактикалау торды.
Ярышлар машина йөртү осталыгын күрсәтү, автоматны вакытка сүтеп-җыю, пневматик мылтыктан ату, экстремаль чаңгыда йөрү, ганата ату, аркан тарту төрләре буенча узды.
Спартакиадада Үзәк, Югары Кибәхуҗа, Олы Нырсы, Иске Җөри, Алан, Теләче командаларыннан барлыгы 28 укучы катнашты. Җиңүчеләр грамота һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.
Бәйгедә беренче урынга Теләче урта мәктәбенең 1 командасы, икенче урынга Теләче урта мәктәбенең 2 командасы, өченче урынга Алан урта мәктәбе командасы лаек булды.